erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Менә шулай яши курсалар!

Без бала чакта һәр авылның үз артистлары бар иде. Төрле бәйрәмнәрдә үзебезнең авылдашлар куйган концерт-театрлар булган көнне клуб шыгрым тулы, аяк басарга да урын юк, ишекләр төбенә кадәр ачык, анда сыя алмаганнар тәрәзәдән карарга мәҗбүр. Ә бит артистлар үзебезнең  арадагы кешеләр – кемдер сыер сава, кемдер  тракторчы, укытучы, гади колхозчы һ.б.

 

6 ноябрьдә Урта Курса мәдәният йортында узган бәйрәмдә мин әнә шул елларны искә төшереп утырдым. Ата-бабаларының матур традицияләрен дәвам итә курсалар! Менә дигән итеп эшли дә, ял да итә белә алар.

– Без һәр елны шушы вакытта колхозчылар бәйрәме үткәрәбез, – диде “Курса МТСы” җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов. – Бәйрәм итәрлек эшләребез дә бар. Игеннәрнең һәр гектарыннан 40 центнердан артык уңыш җыйнап алдык. Терлекләр өчен җитәрлек итеп яхшы сыйфатлы азык әзерләдек. Басуларны вакытында сукалап, эшкәртеп куйдык. Быел ике ашлык склады төзедек, ындыр табагына 3,5 млн. сумлык асфальт түшәдек, 2,5 мең тонна сыешлы сенаж-силос траншеясы төзелде, машина-тракторларга техник хезмәт күрсәтү бинасы ныклап төзекләндерелде. Әлеге уңышларга керткән өлешегез өчен  барыгызга да зур рәхмәт!

Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина да залда утыручыларны бәйрәм белән тәбрикләде.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Соңыннан бәйрәмнең иң кызык өлеше башланды. Урта Курса, Алан, Сарай-Чокырча авыллары командалары “КВН” уенында ярышты. Шундый оста уйныйлар, болар гомерләре буе сәхнәдән  төшмәгәндер дип уйларсың. Ә бит күбесенең хезмәте сәхнәгә менәргә вакыт калырлык та түгел. Алия Мөхәрләмова, Сания Рәхимова, Илмира  Заһриева – сыер савучылар. Айдар Гафуров, Динар Шакиров, Рәмис Шәрәфиев, Илнур Галимуллин, Салават Шакиров – тракторчылар. Ул терлекче Радик Гарифуллинның осталыгына исең китәрлек. Ильяс Хәсәнов – ферма мөдире, Рәсим Хәбибуллин – баш агроном, Рамил Шаһниев – электрик һ.б.

Рәхәтләнеп ял иттек бу кичне, рәхмәт сезгә, якташлар!

Ильяс Фәттахов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X