erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Менә шундый Нуруллиннар кебек әти-әниләр белән эшләве рәхәт

Кәче мәктәбе физик тәрбия укытучысы Хәйдәр Зәйнуллин шулай, ди.

Арча стадионында Физкультурачылар көнендә Кәче авылыннан килгән Нуруллиннар гаиләсе төрле спорт уенннарында, ярышларында катнаштылар. Үзләре белән Кәче мәктәбендә физик тәрбия укытучысы булып эшләүче Хәйдәр Зәйнуллин таныштырды. 

«Бу гаиләгә минем ихтирамым бик зур, – дип сөйләде ул. – Таныш булыгыз: команда капитаны Рифат, аның тормыш иптәше Айгөл һәм уллары Раниль. Алар мәктәп, район күләмендә уздырылган төрле спорт ярышларында катнашалар. Кызлары Азалия Нуруллина быел 9нчы сыйныфны кызыл аттестатка тәмамлап, Арча педагогика көллиятенә спорт буенча укырга керде. Мәктәптә укыганда шашкада 95 медаль яулаган кыз ул! Әтиләре Рифат машинасы белән һәрвакыт балаларны шахмат, шашка һәм башка спорт ярышларына алып баруда булышты һәм булыша. Рифат, менә шундый эш бар иде дип мөрәҗәгать итсәң, «Ярар» дип, һәрвакыт булышырга әзер тора. Әниләре Айгөл дә булышабыз, дип тора. Бик рәхмәтле мин аларга. Уллары Раниль көчле көрәшче булып үсеп килә. Призлы урыннар ала. Аларга исәнлек-саулык, киләчәктә дә уңышлар теләп калам». 

 

Сөйләшүне Рифат Нуруллин дәвам итте. «Чакырган җирдән калмыйбыз, – дип сөйләде ул. – Спорт ярышларына башта кызыбыз Азалия белән йөргән идек. Хәзер менә улыбыз Раниль белән йөрибез. Сабантуенда, төрле ярышларда көрәштә катнаша. Мин үзем таксида эшлим. иптәшем Айгөл хастаханәдә эшли. Башкаларга киңәшем шул: балаларга спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Спортта булсалар, телефонда утырырга вакытлары аз калачак. Олыларга да шул ук киңәш: хәрәкәттә булыгыз! Хәрәкәттә – бәрәкәт!». 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре