Менэ дигән бәйге
Менэ дигән бәйге
4 гыйнварда Арча педагогика көллиятенең спорт залында якташыбыз, Казан аэропортындагы һәлакәттә гомере өзелгән Гөлнара Рәшитова истәлегенә шахмат турниры узды.
Әлеге турнир быел уникенче тапкыр үткәрелде һәм анда катнашучылар арта бара. Әлеге бәйгедә 60 ка якын спортчы катнашуы шул турыда сөйли.
Шахмат уенын яратучыларны көллият директоры Гөлнара Гарипова, район шахмат федерациясе җитәкчесе Марсель Хәлилов тәбрикләде. Әлеге турнир Марсель Хәлилов тәкъдиме һәм ярдәме белән оештырылган иде. Соңгы елларда ул көллияттә, гаять уңайлы шартларда уза.
Шахматчылар арасында укучылар, яшьләр күп булуы куандыра һәм ничек кенә уйныйлар әле! Арча Укучылар сараеннан тренер Айдар Яхин җитәкчелегендә ун укучы килгән. Казаннан да кайтучылар бар. Гадәттәгечә Кукмаралар көчле чыгыш ясады. Спорт мастеры Александр Васильев берәүгә дә оттырмыйча 9 очко җыйды! Якташы Сәлим Рәхмәтуллин – икенче, Артур Евдокимов дүртенче урында. Райондашыбыз Марсель Хәлилов 7 очко белән өченче урынны яулады. Бу аның 70 яшьлек юбилеена менә дигән бүләк булды.
Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Гөлнара Рәшитованың әти-әнисе, барлык катнашучылар турнирны оештыручыларга рәхмәт эйтеп киттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев