“Мин Арча баласы”: Арчаның Казансу паркында балалар өчен бәйрәм чарасы узды
Балалар рәхәтләнеп күңел ачты, концерт карады, төрле осталык-классларында, уеннарда катнашты, тәм-том белән сыйланды.
Җәйнең беренче көне – Балаларны яклау көнендә Арчаның Казансу паркында укучылар сарае коллективы “Мин Арча баласы” исемле бик матур фестиваль уздырды. Мәктәп укучылары өчен бу көн – ямьле җәй башлану гына түгел, ә көтеп алынган каникуллар да. Укуны тәмамлап, әти-әни кочагында, дуслар белән күңелле ял итүгә ни җитә?!

НИ өчен фестиваль “Мин Арча баласы” соң? Әлеге проект күптән бара. Башта ул балалар тарафыннан районыбызның истәлекле урыннары турында видео төшерүне генә үз эченә ала. 6 ел эчендә проект кысаларында туган ягыбыз турында 89 ролик төшерелгән. Алар белән укучылар сарае үзенең социаль челтәрләрендә даими таныштырып барды. Проект һәрдаим камилләшә барып, бүген ул туган як тарихын өйрәнүгә багышланган күп кенә зур чараларны да үз эченә ала.

Бәйрәмгә килгән балаларны һәм аларның әти-әниләрен район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина сәламләде.

“Мондый бәйрәмнәрдә бездә үзебезнең туган ягыбыз белән чиксез горурлану хисе уяна. Үзебезнең көндәлек хезмәтебез белән без республикабызның чәчәк атуына үз өлешебезне кертәбез, – диде ул, әти-әниләргә мөрәҗәгать итеп. – Балалар – безне киләчәгебез. Аларга игътибар Балаларны яклау көнендә генә түгел, ә ел дәверендә булсын иде. Алда җәйге каникуллар. Һәрберегезгә матур, күелле яллар телим”.
Ел саен Россиядә мөмкинлекләре чикле балалар өчен “Абилимпикс” чемпионаты үткәрелә. Аның максаты – балаларга төрле һәнәрләрне үзләштререгә ярдәм итү, аларга бер-берсе белән аралашу мөмкинлеге тудыру. Анда 14 яшьтән өлкәнрәк балалар катнаша ала. Быел чемпионатта Арча районыннан 10 укучы катнашты, аларның 7се призлы урыннар яулады. Балаларны яклау көнендә әлеге укучыларны “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Гөлсинә Шәйхелисламова котлады. Сәхнәгә бер бер артлы төрле юнәлешләрдә уңышка ирешкән укучылар Нәзир Әхмәтҗанов, Руфина Герасимова, Инсаф Нуриев, Николай Чистяков, Ранэль Зиннәтуллин, Әмир Исламов, Розалина Мәгфурҗанова, Вероника Алексеева, Диләрә Хәйруллина, Сөембикә Исмәгыйлева күтәрелде.

“Сөембикә турында минем аерым әйтәсем килә, – диде Гөлсинә Шәйхелисламова. – Ул чемпионатта ике юнәлештә катнашып, “Ыргак белән бәйләү” буенча икенче, “Визаж” буенча беренче урын алды. Хәзер ул ярышларга Мәскәүгә барачак”.
Бәйрәм чарасы сәләтле балала башкаруында матур җырлар, биюләр, төрле интерактив уеннар белән дәвам итте. Уеннарда катнашкан актив балаларга бүләкләр дә әзерләнгән иде.
Ә инде сәхнәдән читтәрәк балалар өчен кызыклы осталык-класслары, уен мәйданчыклары эшләп торды. Балалар рәхәтләнеп рәсемнәр ясады, пазллардан Арча картасын җыйды, шахматта үз көчләрен сынады, битләренә рәсемнәр төшерде. Бер сүз белән әйткәндә, күңелле итеп ял итте. Тыныч күк йөзе астында, әни назына коенып, әти кайгыртуы тоеп, гаилә җылысында үсәргә насыйп булсын һәр балага! Ә бүгенге көн балачакның матур бер мизгеле булып һәрчак күңелләрендә сакланып калсын!


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев