erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

“Мин авылны яратам“

Шушмабаш урта мәктәбендә беренчеләрдән булып аграр-сыйныф ачылган иде.

Шушмабаш урта мәктәбендә беренчеләрдән булып аграр-сыйныф ачылган иде. Анда белем һәм күнекмәләр алып чыккан укучылар арасында югары белем алып хуҗалыкка кайтучы белгечләр, башка һөнәр ияләре бар инде.

Мәктәп “Агросәнәгать комплексында кадрлар“ дигән федераль программада катнашып чираттагы җиңү яулады. Әлеге программаны тормышка ашырырга булышкан “Кырлай“ агрофирмасы инвесторы Кәримов Марат Габделхәй улына рәхмәт. Ул ике агросыйныф кабинетларын ныклап төзекләндерү, яңа җиһазлар алу, андагы укытучыларга түләү өчен 6 млн 480 мең сум акча бирде. Шул акчага бик күп эшләр башкарылды. Программа нигезендә төзекләндерү, җиһазлар алу өчен тотылган акчаның – 90, укытучыларга түләнә торган 480 мең сумның 95 процентын дәүләт кире кайтарачак.

14 октябрьдә мәктәптә менә шул сыйныфларны ачу тантанасы булды. Анда район башлыгы Алмаз Хисаметдинов, республика авыл хуҗалыгы, аграр университет вәкилләре, башка  кунаклар катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре