erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мин авылны яратам, моннан китәргә исәп юк...

“Ашытбаш“ ширкәте җитәкчесе Рөстәм Мөбарәкшин әлеге хуҗалыкта яңа кеше. Әмма кешеләрне өйрәнергә өлгергән инде ул. Алар бик кадерле биредә.

“Җайларыннан гына торабыз, каты бәрелергә дә ярамый үзләренә, – ди ул. – Араларында алтынга тиңнәре бар. Менә Рамил Сибгатуллин – шуларның берсе. Бер үзенә ике комбайн, тракторы да бар.

Рамил бу көнне “МТЗ“ тракторы белән салам ташый иде, үзе үк пресслый да. Егет кешенең егетләрчә инде – тракторы әллә кайдан балкып тора, бизи алганча бизәгән дә, күңел биргән кеше генә шулай эшли ала.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– 9нчы классны тәмамлагач 3 ел Үрнәктә укыдым, – ди ул. – 2009 елдан тракторда. “Полесье“ комбайны белән азык әзерлим. Әтием Рамазан 43 ел тракторда эшләде, әни фермада сыер сауды, бозаулар карый. Ике абый бар, алар Казанда, мин авылны яратам, моннан китәргә исәп юк. 
Хәзерге вакытта ул кукуруз уруда эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев