“Мин ул атка исән килеш һәйкәл куяр идем”
Әгәр зур уңышларга ирешергә телисең икән, ат белән эшләү зарур.
2025 елның ахырына санаулы көннәр калып килә. Ә киләсе елның символы – ат. Шул уңайдан, Россия һәм Татарстан ярышлары призеры, ат спорты буенча Татарстан җыелма командасы элеккеге әгъзасы, тренер Адилә Хәйруллина белән әңгәмә кордык.
– Адилә, атлар белән кайчан кызыксына башладыгыз?
– Атлар белән балачактан кызыксындым. Дөресен әйткәндә, безнең туганнар арасында атлар тотучылар юк. Ни өчен нәкъ атларга күңелем тартканын тәгаен гына аңлатып бирә алмыйм. Әмма мин гел хайваннарга игътибарлы булдым. “Әйдә берәр йорт хайваны алыйк инде”, – дип әнине интектереп бетерә идем. Урамнан эт, песиләрне дә өйгә бик еш алып кайттым. Гадәттә кызлар курчак белән уйный бит инде. Ә минем яраткан уенчыгым да ат иде. 10 яшемдә профессиональ рәвештә ат спорты белән шөгыльләнә башладым. Мин, дөрестән дә, бик бәхетле кеше. Яраткан һөнәрем - минем төп эшем булды. Хәзер күпләр нинди өлкәдә үсеш алырга белмичә, “адашып йөриләр”. Хыялы булып та, аны тормышка ашырырга куркучылар да аз түгел. Ә мин эшкә эш дип тә карамыйм. Хәтта ял көннәрен дә ат абзарында үткәрәм.
– Сез бер ат белән генә эшлисезме, әллә инде берничәме?
– Элек ат спорты мәктәбендә тренер булып эшләгән идем. Ул вакытта балаларга ярышларда чыгыш ясау өчен өч атны әзерләдем. Атлар яшь вакыттан ук, ярышлар өчен махсус әзерлек үтәргә тиеш. Бу бик авыр хезмәт. Үзем дә ярышларда чыгыш ясый идем. Хәзер эш урынын алыштырдым, шәхси клубта эшлим. Әле спорт мәктәбеннән киткәч тә: “Бәлки, миңа башка акчалырак өлкәдә эшләргә кирәктер”, - дип уйладым. Түземлегем өч атнага җитте, кире атлар янына кайттым.
– Сез ат спортының нинди төрендә чыгыш ясыйсыз?
– Мин – конкур (җайдак белән ат ясалма киртәләр аша үтәргә тиеш) белән шөгыльләнәм. Читтән караганда, ат барысын да үзе эшли кебек тоела. Әмма чынбарлыкта, җайдак атка төгәл командалар бирә. Ә ат аны үтәргә тиеш. Эш урынын алыштыргач, яңа ат белән танышып кына киләм әле. 5 яшьлек яшь тай – Нарпон белән эшлим. Без ике ай гына таныш, шуңа бер-беребезгә күнегәбез әле. Аны элек башка төр ярышлар өчен әзерләгәннәр, хәзер аны яңадан өйрәтергә кирәк дигән сүз. Уртак тел тапмаган очраклар да булгалый. Үзем дә аннан нәрсә көтәргә икәнен тәгаен белмим. Һәр ат белән индивидуаль эшләргә кирәк бит. Аңа да миңа күнегергә вакыт кирәк.
– Ат белән уртак тел табу кыенмы?
– Атлар нәкъ кешеләр кебек. Алар арасында да яңа кешеләр белән эшләргә яратмаучы, интровертлар бар. Әгәр атның холкы шундый икән, уртак тел табу өчен ярты ел, хәтта бер ел вакыт та кирәк булырга мөмкин. Әлбәттә, әгәр атның да, җайдакның да әзерлеге яхшы икән, ярышта чыгыш ясарга була. Нәтиҗә дә сөендерергә мөмкин. Ат белән эшләү һәм ярышта чыгыш ясауны аерырга кирәк. Әгәр син зур уңышларга ирешергә телисең икән, димәк, ат белән эшләү зарур. Сез бергәләшеп ниндидер үрләр яулар өчен тырышасыз. Әлбәттә, мондый эш алымы үтемлерәк, кадерлерәк. Һәр хуҗа атларны үзенчә тәрбияли. Атларга кул күтәрүчеләр дә бар. Билгеле, андый атның ышанычын яулау бермә-бер кыен. Кемдер атка – җансыз машина кебек карый. Куллана да, аннан тотып ата. Төрле кешеләр бар инде.
– Ат белән килешә алмасагыз?
– Андый очраклар булгалый инде. Атны физик көч белән генә ышандырып булмый бит. Ярты тонналык хайван өстендә утырасың, әмма бу тандемда син баш булырга тиеш. Ат белән идарә итә белергә кирәк. Ат – зур булса да, табигате буенча куркак хайван. Курыкса, йөгерәчәк. Бу гадәти реакция. Ә син атны: “Минем белән булганда, сиңа куркырга кирәкми”, – дип күндерергә тиеш. Әгәр син үз-үзеңә ышанмасаң, ат та ышанмаячак. Тавыш, хәрәкәтләр дә төгәл булырга тиеш.
Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/yazmalar/min-ul-atka-isan-kiles-haikal-kuiar-idem
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев