erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Мирҗәмдә үзенчәлекле авыл көне

Кызганыч, күп кеше чакырылса да, аз кайтканнар иде.

Мирҗәм авылында “Авыл көне” башка авыл көннәреннән аермалы буларак, үзенчәлекле үткән.

Бу хакта безгә Мирҗәмдә туып-үскән, күптәннән Арчада яшәсә дә, әнисе янына еш кайтып йөргән, туган авылын якын күреп, анда үткәрелгән төрле чараларда актив катнашкан Ринат Сафин хәбәр итте.

– Авылның актив кешеләре белән уртага салып сөйләштек тә, “Авыл көне” оештырырга булдык. Уеннар, җыр-биюләр белән түгел, дога белән. Бөек Ватан сугышында башын салган, аннан кайтканнан соң алган яралардан, авырулардан вафат булган авылдашларыбызны искә алдык, алар рухына дога кылдык, – диде ул.

Чара мәчет ишегалдындагы Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган мемориаль такта янында үткән. Җитәкчеләр дә килгән. Яу кырында ятып калган, аннан кайткач вафат булган авылдашларын онытмаулары өчен авыл халкына рәхмәтләрен белдергәннәр. Мирҗәмнән чыккан шагыйрь Рифат Җамал да кайткан, үз фикерләрен шигъри юллар аша җиткергән.

– Авылда, мәчет янында гына элеккеге балалар бакчасы урнашкан бина бар иде. Аны Кадрия апа Яппарова сатып алып, шунда яши. Үзе дә актив, авылдагы чаралар да шул йортның ишегалдында үтә. Бу юлы да тантаналы өлештән соң Кадрия апалар ишегалдына чәй өстәле артына җыелдык. Балтачтан  Рамил хәзрәт вәгазь сөйләде, балалар азан әйтте, авылдашларны искә алдык, – диде Ринат Сафин. – Кызганыч, күп кеше чакырылса да, аз кайтканнар иде.

Мирҗәм халкы бик актив. Нәрсәдер эшлисе булса, бөтенесе җыела. Бергәләп чишмә яннарын төзекләндергәннәр, мәчет коймасын буяганнар, зиратта зур өмә оештырылган. Бөтен авыл чыккан.

– Хәзер авыл уртасындагы күпер кырыйларын төзекләндерәләр, – диде Ринат Сафин. – Агачларны кисеп, чистарттылар. Бу да Кадрия апа идеясы. Киләчәктә бәйрәмнәрне шунда үткәрергә планлаштыралар. Клуб мөдире Мәрвәр Шакировага да авыл халкы исеменнән рәхмәт җиткерәсе килә. Искиткеч кеше, хезмәткәр ул. Авылда үткән бөтен чаралар аның катнашында оештырыла. Читтә яшәүче авыл халкы кеше хезмәтен дөрес бәяләсен һәм шундай авылкүләм чараларга кайтсын иде. Бөек Ватан сугышы бер йортны, гаиләне дә читләтеп үтмәде. Аларның матур киләчәге өчен башларын салган геройларны искә алу һәр кешенең дә бурычы.   

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре