erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Мирҗәмнең дүртенче герое

Искә ала аны авыл халкы.

Мирҗәм авылында Мөбәрәкшин Искәндәр Кәрим улына багышланган волейбол ярышы оештырылды. Бакыйлыкка күчкәннән соң да кешене искә алу – матур вакыйга. 10 нчы август көнне авылыбызда махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Искәндәр Мөбәрәкшинга багышлап волейбол ярышы оештырылды. Бу ярышны оештыруда авыл яшьләре күп көч куйды. Казыксыз җиргә казык кагып, иң беренче чиратта уен өчен мәйдан кырын әзерләделәр. Иганәчеләр дә ярдәм итте. Бүләкләр, грамоталар тапшырдылар Шулай бердәм булулары өчен зур рәхмәт авылыбыз яшьләренә!

Моннан 1 ел элек Искәндәр махсус хәрби операциядә катнашырга теләк белдерә.

- Минем энем дә, армиядә хезмәт иткән егетләр дә барысы да шунда. Мин үзем дә, мылтык тоткан егет, илгә кайгы килгәндә тыныч күңел белән тора алмыйм, мин шунда булырга тиеш, - ди Искәндәр.

Искәндәр гаиләдә олы бала. Аннан кала Илгизәр һәм Фирзәр исемле энекәшләре бар. Фирзәр дә беренче көннәреннән махсус хәрби операциядә катнаша. Авыл халкы алдында мактап кына телгә алырлык берсеннән-берсе батыр егетләр үстергәннәре өчен аларның әти-әниләренә рәхмәт.

Әлеге волейбол ярышларында Искәндәрнең әти-әнисе, туганнары, тормыш иптәше, балалары, һәм бүгенге көндә Саратовта хезмәт иткән энесе Фирзәр дә катнашты. Алар уеннарыбызның мәртәбәле кунаклары булдылар. Чара гимн белән башланып китте, чараны авыл җиреге башлыгы Раушан Котдусов ачып җибәрде: “Бер атна элек авылыбызда истәлек тактасы ачтык, әлеге тактага Бөек Ватан сугышында, әфган сугышында батырларча һәлак булган авылдашларыбызның исемнәрен яздык. Шулай ук махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Искәндәр Мөбәрәкшин исеме дә бар. Менә авылыбызда Искәндәр истәлегенә волейбол ярышлары үткәрелә. Киләчәктә илләребез тыныч, имин булсын, хәвеф-хәтәрләр күрергә язмасын! Бу уеннарны оештыруга өлешен керткән һәркемгә рәхмәт! Бу ярышлар киләчәктә матур традициягә кереп, дәвамлы булсын!” -  дип сүзен тәмамлый Раушан Фарадис улы.

Искәндәрнең әтисе Кәрим дә рәхмәт сүзләрен җиткерде:

- Улыбызны зурлап, аның истәлегенә шушындый матур уен оештыруыгызга, иганәчеләргә, катнашучыларга, барыгызга да рәхмәт!- ди әти кеше!

Бәйрәмдә ветераннар советы рәисе Динар Абдуллин һәм авылыбыз имамы Садыйк хәзрәт тә катнашты. Аларның хәер фатыйхасын алып оештырылган бу бәйрәм бик күңелле үтте. Ярышларда Апаз авылы җирлегенең 4 авыл командасы көч сынашты. 4 нче урында Хәсәншәех командасы калды. 3 нче урынны Пөшәңгәр командасы алды. Мирҗәм командасы икенче урын яулады. Апаз командасы беренче урынга лаек булды. Ярышлар тәмамлангач яшьләр Искәндәрнең каберенә барып, дога кылдылар. Искәндәрнең авыр туфрагы җиңел, караңгы гүрләре якты булсын, рухы сөенеп ятсын!

Авыл халкы хөрмәт белән мактап кына телгә ала Искәндәрне. Йорт җанлы, кешелекле Искәндәрнең вакытсыз арабыздан китүенә һәркемнең йөрәге әрни. Искәндәр һәрвакыт әти-әнисенә “Мин сезнең горурлыгыгыз булачакмын, сез минем белән горурланып яшәрсез” – дия торган булган! Куркуны белмәгән, батыр, кыю Искәндәр белән бүген әти-әнисе генә түгел, энекәшләре дә, балалары да, гомумән аны белүче һәркем горурлана! “Син безнең кеп-кечкенә  Мирҗәмебезнең дүртенче герое”, дип искә ала аны авыл халкы!

Раушан Сибагатуллин,

 Апаз урта мәктәбе директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре