erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Мошенниклардан сак булыгыз! Шалтыратып торалар... Пенсияң арта, янәсе... Тот капчыгыңны!

«Үзем белән булган хәлләрне сөйлим», - дип шалтыраттылар безгә. Арча оешмаларында эшләүче ханымның сөйләгәннәрен язып алдык. Башкаларга да файдасы булсын дип.

"Мошенникларга эләкмәс өчен таныш булмаган телефон номерыннан шалтыратсалар алмаска кирәк. Әмма безнең хезмәтебез телефон хезмәтенә дә бәйле. Эшебез шундый - шалтыратып торалар. Шалтыраткач алмыйча булмый. Мошенниклар кем исеменнән генә шалтыратмыйлар! Инде хәзер Казандагы безнең оешма җитәкчелеге исеменнән шалтыраталар. Берсен тыңлап карадым. "Сезнең ике ел эшләгән елыгыз стажга кермәгән. Пенсия фондына барырга кирзк. Сезнең пенсиягез ике ел өчен күпкә артачак. Кайчан пенсия фондына киләсез? Вторник сәгать 2гз килә аласызмы?". Мин килә алам дидем. Шуннан бу нинди документлар алып киләсен әйтте. Ручка алып язып куегыз диде. Мин рәхмәт, Пенсия фондына үзем кереп чыгармын, дидем дә сөйләшүне өздем. Сөйләшүне дәвам итсәм, минем мәгьлуматларны белгәнче тырышачаклар иде. Әмма, кем әйтмешли, не туда попали. Инде кичә "кадрлар бүлеге начальнигы" шалтырата. Хәзер мин сезнең эштәге рабочий телефоныгызга шалтыратам дигәч тындылар. Мондый хәлләр бер миндә генә түгел. 

Ә бит кемдер моңа ышана. Пенсияң арта дигәч, башлар әйләнеп китә... Әмма шуны истә тотарга кирәк, үзең йөрмәсәң, синең турыда берәү дә кайгыртмый. Әбиләр әйтмешли, кем кемгә хәҗәт! Хәл итәсе мәсьәләләрне урынга барып, мәсәлән банк белән бәйле икән, банкның үзенә барып, хәл итәргә кирәк, телефон аша кемдер "ярдәмендә" түгел. Алдана күрмәгез! Мошенниклар тик ятмый".

Сак булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре