erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Музейда Тукайның апасы Газизәнең шәхси әйберләре саклана

Кызыклы мәгълуматлар.

Яңа Кырлайда Г.Тукай музеенда шагыйрьнең бертуган апасы Газизә Зәбировпның (1877-1963)шәхси әйберләре саклана. Алар калай һәм пыяла штукатулкалар, мәрҗән һәм калфак. Тукай белән Газизәнең әтиләре бер.  Алар бер атадан – Мөхәммәтгариф хәзрәттән туган өч бала: беренче хатыны Бибигафифәдән туган улы Мөхәммәтшәриф (1873 елгы), кыз бала Газизә (1878 елгы) һәм беренче хатыны вафат булгач, икенче хатыны Бибимәмдүдәдән туган улы Габдулла. Мөхәммәтшәриф бик иртә мәрхүм була. Ә Газизә әтисе үлгәч, Җаекка (Уральск) туганнары янына җибәрелә.

Тукайны Кырлайдан әтисе Мөхәмәтгарифның апасы Газизә һәм җизнәсе Галиәсгар Госманов үз яннарына Уральскига алалар. Укырга мәдрәсәгә бирәләр. Белемгә сусаган Тукай параллель рәвештә өчьеллык урыс мәктәбенә кереп укый башлый. Мәдрәсәдә гарәп, төрек, фарсы телләрен бик яхшы үзләштергән малай кинәт кенә урыс һәм Аурупа әдәбияты дөньясына чума.

      Уральск — шагыйрьнең журналист һәм шагыйрь буларак канат ныгыткан урыны. Әмма егетне туган ягы – Казан тарта. Сигез яшендә калдырып чыгып киткән Казан шәһәре аңа белем учагы, мәдәният учагы булып күренә һәм Уральскида язган «Пар ат» шигырендә аның инде рухы белән Казанда яши башлаганлыгы күренә.

  1907 елны ул Казанга кайта. Казан газета-журналларында эшләү өчен татар әдәби һәм сөйләм телен, урыс, гарәп, фарсы, төрек телләрен белгән тәҗрибәле шагыйрь һәм публицист кайта.

   Яңа дуслар да табыла. Болар: Фатих Әмирхан, Хөсәен Ямашев, Кәбир Бәкер, В.Бәхтияров, Галиәсгар Камал, С.Рахманколый, Гафур Коләхмәтов, бераз соңрак — Сәгыйть Сүнчәләй. Габдулла үзе теләгән әдәбият, журналистика өлкәсенә чума.

    Туган апасы Газизә белән хат алышып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре