Арча район Мәдәният йортының агиткультбригадасы «Музыкаль тукталыш» концерт программасын дәвам итә.
Мәдәният хезмәткәрләре төрле авылларга чыгып, тамашачыларга үзләренең җыр-моңнарын һәм иҗади чыгышларын бүләк итә. Киләсе «Музыкаль тукталыш» 12 майда Югары Мәтәскә авылында узачак. Чара 13:00 сәгатьтә башлана.
Проектның максаты — мәдәният учаклары булмаган авылларда яшәүчеләрне мәдәни-күңел ачу чаралары белән тәэмин итү.
Нет комментариев