«Музыкаль тукталыш» Өтнә авылында иҗат сөючеләрне бергә җыйды
Арча район Мәдәният йортының агиткультбригадасы авыл халкы белән очрашуларын дәвам итә. «Музыкаль тукталыш» проекты кысаларында чираттагы концерт программасы бу юлы Өтнә авылында узды.
Арча район Мәдәният йорты тарафыннан гамәлгә ашырылучы «Музыкаль тукталыш» проекты мәдәният учаклары эшләп килмәгән авылларда яшәүчеләр өчен мәдәни чаралар оештыруны максат итеп куя. Проект кысаларында иҗат коллективлары район авылларында концерт программалары тәкъдим итеп, тамашачылар белән очраша. Бу хакта район матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чираттагы иҗади очрашу Өтнә авылында узды. Мәдәният хезмәткәрләре авыл халкына җыр-моңнардан, музыкаль чыгышлардан һәм күңелле концерт номерларыннан торган программа тәкъдим иттеләр. Тамашачылар таныш көйләрне җылы кабул итеп, чыгышларны алкышларга күмде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев