erid:2VtzquqpS7d
Наласа балалар бакчасында макулатура һәм капкачлар җыю буенча экологик акцияләр узды
Арча яңалыклары

Наласа балалар бакчасында макулатура һәм капкачлар җыю буенча экологик акцияләр узды

Әлеге акцияләр «Экояз- 2025» бәйгесе кысаларында үтә

Наласа балалар бакчасында «Макулатура тапшыр – агачларны сакла!», “Игелекле капкачлар” дигән экологик акцияләр узды. Бакчазда макулатура һәм пластик капкачлар җыю почмагы булдырылды. Бүгенге көндә экология, урманнарны кисүдән саклау, аны кеше ихтыяҗларына яраклаштырып юк итү мәсьәләләре тагын да зур әһәмияткә ия. Бу фикерне мәктәпкәчә яшьтәге балаларга җиткерү бик мөһим. Төркем тәрбиячеләре әңгәмә үткәрделәр: макулатура ни өчен җыярга кирәк, аны эшкәртүдән соң нәрсә эшләргә була, бу урманнарны кисүдән сакларга ярдәм итәчәк. Җыелган макулатураны планетабызның тулы бер «яшел резерв»ын саклап, кабат кулланырга мөмкин. Акция идеясен хуплаган, макулатура һәм капкачлар җыю процессына, актив кушылган балаларга һәм ата-аналарга рәхмәт әйтәсе килә.

#ЭКОВЕСНА -2025

#сбормакулатуры


Нет комментариев