erid:2VtzquqpS7d
Наласада спортны яраталар
Арча яңалыклары

Наласада спортны яраталар

Авыл яшьләре ел саен яңа ел бәйрәмендә авыл башлыгы призына волейбол турниры үткәрә.

Бу традицияне алар быел да бозмады . Бүген узган бәйгедә 6 команда катнашты. Алар арасында яшьләр ,студентлар, укучылар, укытучылар,мөселманнар, хәтта аерым бер гаилә командасы да бар иде. Мәктәп спорт залы көне буе гөр килеп торды. Афәрин оештыручыларга һәм катнашучыларга. Мондый спорт бәйрәмендә оттыручылар юк. Барысы да җиңүче.Иң беренче чиратта үз - үзләрен!

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев