erid:2VtzquqpS7d
Полиция дә аптырашта
Арча яңалыклары

Полиция дә аптырашта

Моңа полиция дә аптырый.

Арча эчке эшләр бүлегенең җинаятчеләрне эзләү бүлеге җитәкчесе Рәис Каюмов та аптырый. "Язып, аңлатып торабыз, ә һаман алданалар!" -- ди ул. Янәсе Банк хезмәткәре шалтырата, сезнең картадан акчагызны алырга маташалар, Банк хәзер сезгә парольләр җибәрә, шул парольләрне безгә җибәрегез, дип шалтыраталар. Карта хуҗасы ышана, үзенә килгән парольләрне шалтыратучыга җибәрә. Ә мошенникка шул гына кирәк. Карта хуҗасының акчасы юкка чыга. 

Инвестицияләр белән дә алданалар. Янәсе сезнең акчагыз ике атна эчендә 100 процентка арта. Берәү 60 мең сум акчасыннан колак кага.

-- Акчаны андый ансат юл белән генә арттырып булмый, мондый ялганнарга ышанмаска гына кирәк тә бит, ышаналар.., -- ди полиция хезмәткәре.

Хөрмәтле сайтны укучылар, зинһар өчен, алдана күрмәгез! Сак булыгыз!


Арча хәбәрләре

Нет комментариев