erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Әнисе урамда йоклатып калдырган 11 айлык бала һәлак булган

Әни кеше килгәндә коляска әйләнеп капланган, бала аңсыз була.


10 мартта Чехов шәһәрендә хастаханәгә 40 яшьлек хатын йөгереп килә, аның кулында 11 айлык бала була. Хатын нәни кызына ярдәм итүне сорый, ул баласының аңына килмәвен әйтә. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Бала бик авыр хәлдә була, аны реанимациягә салалар. Анасын тынычландырырга тырышалар. Табиблар бер сәгать чамасы тырышса да, бала аңына килмичә вафат була.

Бала үлеме турында белешмәне полициягә бирәләр, алар тикшерү башлый. Анасын сораштыралар.

«40 яшьлек хатын сүзләренчә, ул кызын йорт ишегалдында коляскада йоклатып калдыра. Бер сәгать чамасы узгач әни кеше килсә, коляска әйләнеп капланган, бала аңсыз була. Гаилә яхшылар рәтендә, бер төрле хисапта да тормый», — дип сөйләгән «КП» чыганагы.

Хәзер бу гаиләнең якыннарын, танышларын сораштыралар, экспертизалар билгелән.

Тулырак: https://intertat.tatar/news/incident/12-03-2022/nise-uramda-yoklatyp-kaldyrgan-11-aylyk-bala-lak-bulgan-5851115

https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хатыннарның ваемсызлыгына шаклар катасың. 1 сәгать буена ничек баланы ташлап китәргә кирәк?!

    Теги: Арча хәбәрләре