erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

“Нур” телестудиясе журналистлары “Алтын каләм” бәйгесеннән җиңү белән кайтты

Җиңүчеләрне котлыйбыз!

“Идел” яшьләр лагеренда яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатының “Алтын каләм” республика фестивале узды. Быел бөтен Татарстаннан 356 гариза алынган, ә финалда 21 шәһәр һәм районнан 67 яшь журналист катнашкан. Фестиваль кысаларында балалар республиканың әйдәп баручы журналистлары, блогерлары мастер-классларында һәм лекцияләрендә булдылар. Шулай ук алар телетапшырулар төшергән, журналлар чыгаргаг, радиодан чыгыш ясаган.

Фестивальдә Арча Укучылар сараеннан 15 укучы катнашты. Алар телевидение һәм видеоблогинг, татар матбугаты, радио һәм подкаст, фотожурналистика, smm кебек юнәлешләрдә актив эшләделәр. Узган еллардагы кебек үк, балалар бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

“Телевидение һәм видеоблоггинг” юнәлеше:

Альтапова Зарина – 1 урын

Сәләхов Нариман – 1 урын

Гарифуллина Рафина – 2 урын

Фотожурналистика:

Хәбибуллина Ралина – 2 урын

Галимов Илназ – 3 урын

СММ:

Бикбаева Айзилә – 3 урын

Подкастлар һәм радио:

Наземетдинов Азат – махсус приз

Самира Гыйниятуллина – 2 урын

Камилә Нигъмәтҗанова – 3 урын

Татар телендә басма журналистика:

Сабитова Азалия – 1 урын

Ганиева Алинә – 3 урын.

Яшь журналистларны җиңүләре белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев