erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Өч пассажир тән җәрәхәте алды

Игьтибарлы булыгыз

Узган ел юллары төзекләндергән урыннарда юл һәлакәтләренә очрап республикада 22 кеше һәлак булган.
Яз җитеп, җир кипшерүгә тагын юл эшләре башланды. Арчаның үзендә дә, федераль юлда да. 
Арча үзәгендә шушы көннәрдә генә җәяүле юл аркылу урыннарын билгеләп куйдылар. Андый урыннарнын аралары якын булу транспорт белән идарә итүчеләр өчен кыенрак булса да, җәяүлеләргә уңай.
Бу көннәрдә Балтач ягына илтүче олы юлда, Көтек турысында юл төзекләндерү эше бара. Әле шушы араларда гына бу тирәдә юл һәлакәте булды. 15 майда көндез Көтек авылы турысында Малмыж ягыннан килүче җиңел машина тизлекне һәм дистанцияне сакламый, алдыннан баручы автогрейдерга килеп бәрелде. Машинадагы өч пассажир зыян күрде, хастаханәгә озатылды.
Шуны күздә тотып һәм транспорт белән идарә итүчеләрне кисәтү максатыннан "Юл төзекләндерү, ясау урыннарында сак бул" акциясе башланып китте. ЮХИДИ хезмәткәрләре шул урыннарга чыгып, машиналарны туктатып, йөртүчеләренә "2022 елда 22 кеше үлде. Син чираттагысы булма. Тизлек режимын сакла. Игътибарлы бул" дигән кисәтү кәгазьләре тапшыра. 
Арчаның ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре дә бу акциягә кушылды һәм Арча районында "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" буенча бүлекчә җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтҗанова белән берлектә юлга чыкты. 
- Юлда, аеруча юл төзелеше барган урыннарда сак булыгыз, тизлекне киметегез. Игътибарлыгыгыз үзегез өчен кирәк, - диде алар транспорт белән идарә итүчеләргә әлеге кисәтү кәгазьләрен тапшыры.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре