Өчиле һәм Яңа Кырлай авылларында үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын техник карау узды
График буенча 26 майда Арча районының Өчиле һәм Яңа Кырлай авылларында шәхси затларның үзйөрешле машиналарын һәм тагылмаларын техник карау узды.
“Тикшерү барышында 58 берәмлек техника каралды. Барлык техника техник карау таләпләренә туры килә”, – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Арча муниципаль районы буенча бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов.
Анда катнашучылар үзйөрешле техниканы теркәү таләпләре һәм кагыйдәләре, куркынычсызлык техникасын үтәү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре белән таныштылар.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев