erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

“Олимпка юл”: Арча районы укучылары олимпиадаларда җиңүләре белән сөендерүләрен дәвам итә

Математика буенча “Олимпка юл” республика олимпиадасы нәтиҗәләре билгеле булды. Әлеге интеллектуаль ярышта Арча районы мәктәпләре укучылары югары нәтиҗәләр күрсәтеп, җиңүчеләр һәм призерлар исемлегенә керде.

Математика буенча “Олимпка юл” республика олимпиадасы сәләтле укучыларны ачыклау һәм аларның фәнгә кызыксынуын арттыру максатыннан оештырыла. Арча районы мәктәпләре укучылары быел да анда актив катнашып, үзләренең белем дәрәҗәсен күрсәтә алды.

Олимпиаданың җиңүчеләре исемлегенә Арчаның 1 нче мәктәбе укучысы Эмиль Сәмиев (укытучысы – Гөлфинә Сабирова), шулай ук Апаз урта мәктәбе укучысы Айназ Хәертдинов (укытучысы – Алия Ибраһимова) керде.

Призерлар арасында да район мәктәпләре укучылары бар. Арчаның 6 нчы мәктәбе укучысы Абдулла Галимҗанов (укытучысы – Гөлназ Миннебаева), Арчаның 1 нче мәктәбе укучылары Алия Нигъмәтҗанова һәм Азат Сабиров (укытучылары – Илнур Хәкимов), шулай ук Арчаның 6 нчы мәктәбе укучысы Әмир Абдуллин (укытучысы – Гөлсирә Гыйльметдинова) призлы урыннар яулады.

Әлеге нәтиҗәләр укучыларның тырыш хезмәте, укытучыларның һөнәри осталыгы һәм мәктәпләрдә белем бирү эшчәнлегенең нәтиҗәле оештырылуын күрсәтә.

Укучыларны һәм аларның остазларын әлеге уңышлары белән котлыйбыз, киләчәктә дә яңа уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев