"Туган җир" дип аталучы түгәрәк өстәл оештырылды
Шушмабаш, Яңа Кенәр, Ташкичү, Утар Аты, Кушлавыч, Түбән Аты, Шурабаш мәктәләрендә "Туган җир" дип аталучы түгәрәк өстәл уздырылды. Анда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Абдуллин, аграр көллият директоры Зөлфәт Дәвләтбаев, авыл җирлекләре башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре, белгечләре, өлкән сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре катнашты.
Мондый чаралар яшь буынны туган җирдә калдыру максатыннан район башлыгы Илшат Нуриев инициативасы белән һәрбер мәктәптә оештырылачак дип планнаштырыла
Нет комментариев