erid:2VtzquqpS7d
Олуг педагог Әминә апага бүген 95 яшь
Арча яңалыклары

Олуг педагог Әминә апага бүген 95 яшь

Шушмабаш мәктәбе директоры Рәзилә Шәймәрданова ветеран укытучы Әминә ара Нуриева турында яратып суйли.

95 яшь – олуг, хөрмәткә лаеклы юбилей. Нәкъ менә шундый кешеләрне бәхетле картлыкта гомер кичерә, дип әйтәләр. Районыбызда, авылыбызда  озын гомерле кешеләргә хөрмәт күрсәтү күркәм традиция булып дәвам итә. Шушмабаш авылының ак әбисе , олуг педагог Нуриева Әминә Усмановнаның бүген- 95 яшьлек юбилее. Юбилярны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина, авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов, мәктәп директоры Рәзилә Шәймәрдановп бәйрәм белән котлап иң изге теләкләрен юлладылар.  Саулык- сәламәтлек, тыныч, бәхетле тормыш юлдаш булсын Сезгә, Әминә Усмановна!

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев