Оныгыгыз гаебе белән юл һәлакәте булган. Зыян күрүче дә бар
Дөреслегенә инанмыйча акча бирмәгез
Соңгы вакытта Арча районында мошенниклар активлашып китте. Алар бигрәк тә ялгыз яшәгән, өй телефоны булган өлкәннәрне тынычлыкта калдырмый. Бүген бездә иң киң таралган мошенниклыкнын төре - өй телефонына шалтыратып, үзләрен хокук саклау органы хезмәткәре итеп таныштырып, оныклары, балалары юл һәлакәтенә очравы, аларны коткару өчен акча кирәк булуы турында хәбәр итү. Соңгы көннәрдә генә дә шундый ике очрак теркәлгән. "Хәзер курьер килә, шуның акчаны биреп җибәрегез", - дигәннәр берсенә. Якынына шалтыратып та хәбәр алмагач, 200 мең сум акчаны биреп чыгарган.
Полиция хезмәткәрләре кисәтеп әйтә, андый шалтыратулар булса, сөйләшеп тормаска, якының белән элемтәгә керми торып, акча бирмәскә, полиция бүлегенә шалтыратырга. Таныш булмаган кешеләрне дә өйгә кертергә ярамый, иң яхшысы, хокук саклау органнары хезмәткәрләрен чакыру.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев