erid:2VtzquqpS7d
Орнашбаш буасында балыклар үлә
Арча яңалыклары

Орнашбаш буасында балыклар үлә

Газета укучыларыбыз борчулы хәбәр җиткерде: Орнашбаш авылы буасының суын җибәрәләр, анда күпме вак балык үлеп ята. Үтергәнче аларны җыеп берәр сулыкка җибәрсәләр әйбәт буласы.

 Фоторәсемнәрне дә җибәргәннәр, бик аяныч күренеш.

Иң беренче эш итеп Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Альбина Мөхәммәтгалиевага шалтыраттык. “Безгә МЧС буаларның суын киметергә дигән күрсәтмә җибәрде. Суны киметтек, әмма буада су бетмәде. Су кимегән урыннардагы агач, куакларны өмә ясап чистарттык, мин үлгән балыклар күрмәдем”.

Су кимегәндә ярда калган балыкларны коткаручылар табылмавы кызганыч. Аларны суга гына ыргытасы бит инде.

Айван авылы буасында браконьерлар тыелган ысуллар белән балык тоталар, дип тә шалтыраттылар.

Без бу хәбәрләрне тиешле урыннарга җиткердек. Шулай активрак булыгыз!

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Кем жибэрде сун наказать надо

    • аватар

      Без имени

      0

      0

      Эколог кая карыи

      • аватар

        Без имени

        0

        0

        Алар балык тугел бит