ОРВИ һәм грипп узган ел белән чагыштырганда 2 тапкырга артыграк
Җитди хәл. Бу хакта без Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзорның Арчадагы бүлеге белгеч-эксперты Рания Шаймуканова белән сөйләштек. Фотода файдалы С витамины булган ризыклар.
"Арча районында 2026 елнын 30 гыйнварына 256 ОРВИ, 43 грипп белэн авыру очрагы теркәлгән, - дип сөйләде ул. - Бу 2025 ел белэн чагыштырганда 2 тапкырга кубрәк.Авыру очраклары кубрәк мәктәпкәчә яшьтәге балалар бакчаларына йөрүче балалар һәм мәктәп укучыларында очрый.
Авыртмыйча калу өчен нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәк?
1. Халык күп җыела торган урыннарга бармаска, барсаң, озак йөрмәскә;
2. Хроник авырулар булганда җәмәгать урыннарында битлек киеп йөрергә кирәк
3. Салкын тигән кешеләр белән элемтәләрдән сакланырга ;
4. Бүлмәләрне һәрдаим җилләтеп торырга һәм гигиена таләпләрен үтәргә;
5. С витаминын күбрәк кулланырга кирәк, тик дару рәвешендә түгел, ризыклата.
6. Тиешенчә ашарга һәм кимендә 7 сәгать йоклагыз!
Әгәр дэ үзегездә авырту симптомнарын сизәсез икән, озакка сузмыйча табибка мөрәҗәгать итергә һәм өйдэ тиешенчә дәвалану курсын үтәргә кирәк. Авырту симптомнарын вакытында дәваламаган очракта организмның өзлегү очраклары һәм авыруның катлаулануы мөмкин.Авырмагыз һәм сәламәт булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев