erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Осталыкка сынау: Арчада иң оста эретеп ябыштыручы билгеләделәр

Арчада узган “2025 елның иң яхшы эретеп ябыштыручысы” бәйгесендә яшь осталар үз һөнәри осталыкларын күрсәтте.

4 декабрьдә Арча элеваторы базасында “2025 елның иң яхшы эретеп ябыштыручысы“ дип аталган һөнәри юнәлеш бирү турниры уздырылды. Анда Арча агросәнәгать көллиятенең үзендә һәм аның Арчадагы филиалында укучы егетләр катнашты.

Бәйгедә катнашучыларны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин, Россия студентлар отряды техник директоры Владимир  Братухин, Арча агросәнәгать көллияте директоры Зөлфәт Дәүләтбаев, Арча элеваторы директоры Ләйсән Әһлиуллина тәбрикләде.

Егетләргә биш төрле йөкләмә бирелде. Аларны 45 минутта үтәп бетерергә кирәк иде. Жюри әгъзалары бик таләпчән, һәр йөкләмәнең үтәлешен җентекләп ткишереп бия бирделәр.

Беренче урынны Биектау районыннан Икрам Җамалетдинов алды. Икенче урында Урта Пошалым егете Ирек Сафин, өченче урында Арча шәһәреннән Раяз Яруллин.

Җиңүчеләргә Арча элеваторы әзерләгән бүләкләр, грамоталар тапшырды.

«Киләчәктә мондый конкурсны көллияттә укучы булачак механизаторлар арасында да уздырырга уйлыйбыз»,  диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев