erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

«Язгы иҗат чишмәбез»: Арча балалар сәнгать мәктәбе хәйрия концерты уздырды

Арча балалар сәнгать мәктәбе коллективы һәм укучылары район халкына ике сәгатьтән артык искиткеч ял бүләк итте.

27 апрельдә район мәдәният йорты сәхнәсендә Арча балалар сәнгать мәктәбенең «Язгы иҗат чишмәбез» исемле иҗат хәйрия концерты узды. Традицион хисап концертының быелгысы Г.Тукайның тууына 140 ел тулуга, Россия халыклары бердәмлеге, Хәрби батырлык һәм Хезмәт фидакарьлеге елына һәм Халыкара бию көненә багышланды. 

Концерт Гөлнара Гәрәева һәм Әлфия Баһаветдинова дирижерлыгындагы җыелма хор белән башланып китте. Төрле яшьтәге балалардан торган хор рус һәм татар телендә җырлар башкарды, тамашачыларны иҗади атмосферага чумдырды.

Лесхоз мәктәбенең «Зазеркалье» театр студиясе Габдулла Тукайның әкият һәм шигырьләрен үзенчәлекле сәхнә күренешләрендә тәкъдим итте. Җитәкчеләре Зөлфия Кочурова әзерләгән костюмнар бу чыгышны тагын да истәлекле итте.

«Мирас» гармонистлар ансамбле, курайчылар, халык инструментлары үрнәк оркестры, гитаристлар һәм «Күңелле балачак» вокал ансамбле тамашачыларны илебез халыкларының көйләре һәм җырлары белән таныштырды.

Укучылар Әминә һәм Ильяс Нуретдиновлар, Риназ Зиннатуллин, Эмиль Вильданов, Ильдан Садыйков, Нурсолтан Фәйзрахманов, Сөмбел Вәлиева, Сафия Котдусова, Самат Нәзимуллин, Булат Шакиров, Аделина Нуретдинова аерым чыгышлары белән тамашачы йөрәгенә үтеп керде.

Укытучылар Валентина Валиуллина һәм Алена Ганиева Альмира Фәхретдинова җитәкчелегендәге оркестрга кушылып, Артур Хафизов үзенең иҗат иткән җырын башкарды.

Сәнгать мәктәбендә өйрәтелгән биюләр концертның аерым бер бүлеген алып торды. Бер-берсен кабатламый торган 16 төрле бию залдагы һәркемне сокландырды. Аларның һәркайсына укытучыларның һөнәри осталыгы һәм балаларның тырышлыгы салынган иде.

Концертны сәнгать мәктәбенең театр түгәрәгенә йөрүче балалары алып барды. Арча балалар сәнгать мәктәбе коллективы һәм укучылары район халкына ике сәгатьтән артык искиткеч ял бүләк итте.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев