erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

«Пошалым чаналары-2024» фестивале кунакка чакыра

Тиздән фестиваль янә кунаклар җыярга әзерләнә. Шул хакта Пошалым чаналарын дөньяга танытучы Рөстәм Закиров белән әңгәмә кордык.

6+

Радиодан дәртле җыр яңгырый:

“...Их, Пошалым чанасы ла,

Җәйләр җиткәч арбасы...”

Урта Пошалым егете Рөстәм Закиров туган авылына багышланган җырны башкара. “Өч Пошалым - өч игезәк” җырын беренче тапкыр ишеткәндә күңел тулганы да, горурлык хисләре кичергәнем дә истә калган. Композитор Илфат Дәүләтшинның Курса Почмак кызы Сания Әхмәтҗанова сүзләренә язылган бу җырны ишеткән саен хәзер дә күңелдә рәхәт дулкын барлыкка килә. Шагыйрә җырның язылу тарихы турында менә ниләр әйтә: “Җыр җиңелдән язылмады… Рөстәм Закировның, һәрвакыттагыча, үз-үзенә дә, җыр тексты авторына да таләбе югары булды. Текстта Пошалым осталары – арба, чана ясаучылар искә алынырга тиеш... Пошалым авылы кешеләренә генә түгел, гомумән татар халкына хас уңганлык сыйфатлары чагылсын… Мин, ягъни яраткан шагыйрәгез Сания Әхмәтҗанова, ат чанасы дигәннән, толыпка төреп, кыз урлау йоласын тасвирламакчы булдым. Рөстәмнең сүзе катгый: «Заманча булмый…». Җырчыбыз үзе Урта, Түбән, Югары Пошалым авылларының тарихи кушаматларын – «Такы-токы», «Шакы-шокы», «Татлы йокы» ны кертүне кирәксенә, әмма, сүзләр авторы буларак, мин ризасызлык белдерәм: «Рөстәм Закиров – зур җырчы, сәхнәдән «такы-токы»лы җырлар җырлау аңа төс түгел!». Өйдә "Эх, Пошалым чанасы!" дип, шигырь "эзләп" такмаклап йөргәндә, ирем кушылып китә: "Җәйләр җитсә - арбасы!" Шәп әйтте бит Сәүбән иптәш Әхмәтҗанов! Шулай итеп, уртак тырышлык белән, өч-дүрт варианттан соң гына, Рөстәм Закиров уздыра торган "Пошалым чаналары" җыр фестиваленең гимнына әйләнгән "Өч Пошалым - өч игезәк" җыры туды. Көен танылган композитор Илфат Дәүләтшин иҗат итте. Арча районының Курса Почмак авылы кызы Сания (мин инде ул) балачагында, Пошалым осталары ясаган бизәкле чанага утырып, тауны аз шумады. Яшьлегемдә Пошалымның алмалы көянтәләре белән "Абыстай чишмәсе"ннән су китердем; шушы авыл осталары ясаган җиңел тырманы тотып, печән җыярга йөрдем; әз-мәз булса да, әнинең янәшәсеннән Пошалымның яшелгә буялган «уфалла» арбасын да тарттым әле. Еллар узгач, шушы эш сөючән халык яши торган өч авылга багышлап җыр язгач, фестиваль кунагы буларак, бизәлгән ат чанасына утырып, Пошалымның киң урамнарын әйләндем”.

Җырның дөньяга килүенә 20 ел вакыт узып китсә дә, әле генә беренче тапкыр ишетелгән кебек. Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров әлеге җырны 20 ел элек, авылдашлары алдында беренче тапкыр “Пошалым чаналары” конкурсы уздырганда башкарган. 2-3 елга бер тапкыр уздырылучы конкурс соңгы елларда фестиваль дәрәҗәсе алып никадәр һәвәскәр  талантларга канат куймады икән! Тиздән фестиваль янә кунаклар җыярга әзерләнә. Шул хакта Пошалым чаналарын дөньяга танытучы Рөстәм Закиров белән әңгәмә кордык. Туган йортында  авылының табигатенең аклыгына, матурлыгына хозурланып ял итеп, бер уңайдан конкурсны оештыру эшләре белән дә мәшгуль булып йөргән көннәре икән җырчының.

- Рөстәм абый, конкурста катнашырга теләүчеләр гаризалар бирергә соңга калмадымы әле?

- Юк. Катнашырга теләүчеләр гаризаларны 10 февральдә 21 сәгатькә кадәр WhatsApp аша 89393781479 , 89872775888 номерларына яки pchanaiar2024@mail.ru злектрон адресына бирә ала әле. Рәхим итсеннәр. Быел конкурс-фестивальнең офыклары киңәйде, Арча районыннан гына түгел, күрше Балтач, Әтнә районы талантлары да катнаша алачак. Бүгенге көнгә 18 кеше катнашырга теләк белдерде. Таләпләргә килгәндә, һәр җырчы өч җыр башкара һәм шуның берсе үзенең туган районы яки шул районның авылына багышланган булырга тиеш.

- Моңарчы һәр конкурста катнашучыларны составында дәрәҗәле җырчылар булган жюри бәяләде, быел да шулай булачакмы?

- Быел да шулай, жюри составында Татарстанның халык артистлары Резидә Галимова, Рөстәм Асаев, Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов, Люция Мусина, күп җырлар авторы Вазыйх Фатыйхов булачак һәм алар катнашучылар арасында 3 лауреат, 7 дипломанты сайлап алачак. “Тамашачы мәхәббәте” номинациясендә җиңүчене кич Урта Пошалымда узачак концертта тамашачы сайлап алачак. Гомумән, 14 февральдә 09.30 да башланачак конкурста 14 җиңүче сайлап алыныр дип көтелә һәм алар 15 февральдә Арчада, 16 февральдә Казанда Пирамида күңел ачу комплексында узачак концертларда катнашачак.

- Һәрвакыттагыча, бәйрәм күрке Пошалым осталары тарафыннан ясалган бизәкле чаналар буладыр инде?

- Нәкъ шулай. Авылыбыз остасы Рәдиф Нигъмәтуллин ясаган чаналар сәхнәне бизәп, бәйрәм рухы да биреп торачак, җиңүчеләргә дә бүләк итеп бирергә уйлыйбыз, 20сен Казан тамашачысы арасында лотереяга уйнатырга ниятләп торабыз. Чаналарны конкурс уздырыла башлаганнан бирле авылдашым Рәдиф ясый. Рәсемнәр төшерү, бизәү, буяу эшләрен гаиләләре белән бергә башкаралар. Аңа октябрь аенда 50 чана ясарга заказ биргән идем, шушы көннәрдә соңгы чаналар әзер булып килә инде.

- Бөтен чыгымнарны үзегез күтәрәсезме, ярдәм итәргә теләүчеләр бармы?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

- Матди яктан да, рухи яктан да ярдәм итүчеләр бар, рәхмәт аларга.

- Авылыгызны дөньяга таныткан өчен Пошалымлылар сезгә рәхмәтледер.

- Рәхмәтлесе рәхмәтледер, яратмаганы яратмыйдыр...

- Конкурста ничә яшькә кадәр катнашырга мөмкин?

- Яшь буенча чикләү юк, бәбидән алып әби-бабайга кадәр катнаша ала. Алдагы елларда иң өлкән катнашучы Равил Туктаров иде.

- “Пошалым чаналары”нда җиңеп, үзен җыр, сәнгать дөньясына багышлаганнар да бардыр?

- Бүгенге татар зстрадасы җырчылары Рафил Җәләлиев, Илназ Баһ, Фәрид Низамиев, Сөмбел Заһидуллина безнең конкурс "карлыгачлары". Үзен җыр өлкәсендә күрергә теләүчеләр шул юлны сайлый инде.

- 20 ел дәвамында конкурслар да төрлечә узгандыр. Гомумән, җыр фестивален башкарып чыккач нинди хисләр кичерәсез?

- Конкурсларны мин аралашу, кешене үз өненнән чыгару кебек кабул итәм. Конкурсларда катнашып үзеңз яхшыны үрнәк, начарны гыйбрәт итеп алып китәсең. Үзем өч тапкыр “Татар җыры”нда катнашып, 1993 елда гран-при алуга ирештем. Гомеремдә төрле авыллар турында җырлар башкарган кеше, һәрберсен халык яратып кабул итте. Пошалым турындагы җырны халык ничек кабул итәр дип борчылып йөргән идем, халык яратты, конкурсны да, җырны да, чананы да. Җыр дөньяга чыккан елларда тамашачы күбрәк шул чаналарга утырып шуып үскән кешеләр иде, шуңа күрә җырны да яхшы кабул иттеләр. Ә конкурска килгәндә, һәр нәрсәне оештыруның үз авырлыгы бар. Жюри тарафыннан хилафлык юк, кемнедер яклау да юк. Катнашучының шул мизгелдә сәгате суга икән, димәк, ул җиңүче. Злеккеге елларда җигүле атлар белән бәйрәм итәләр иде, быел атлар булмаса да, кунаклар өчен бәйрәм, пылау һәм кайнар коймак белән чәй булачак. Рәхим итегез!

  - Рөстәм авылның һәр кешесенә - олысына да, кечесенә дә бик ихтирамлы. Ел саен бәйрәмнәрдә өлкәннәргә һәм балаларга бүләкләр тапшыра. Авылның һәр бала-чагасын исемләп белә, кайткан саен аларның күңелен күрергә тырыша, - ди Рөстәм Закиров турында авылдашлары.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X