erid:2VtzquqpS7d
Путин: җәй ахырына коронавирус буенча чикләүләр бетерү мөмкинлеге бар
Арча яңалыклары

Путин: җәй ахырына коронавирус буенча чикләүләр бетерү мөмкинлеге бар

Россия Президенты күмәк иммунитетка ирешү өчен вакцинация кирәклеге турында искәртте.

Россиядә коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән чикләүләр җәй азагына - Covid-19 инфекциясенә карата күмәк иммунитетка ирешкәннән соң бетерелергә мөмкин. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин «Россия 1» телеканалы эфирында белдерде.

«Әгәр дә [вакцинация] хәзерге кебек темплар белән барса, җәйгә, җәй азагына без шундый күрсәткечкә ирешербез дип уйлыйм», — дип китерә РИА Новости дәүләт башлыгы сүзләрен.

Шул ук вакытта дәүләт башлыгы популяцион иммунитетка ирешү өчен илдә яшәүчеләрнең 70 проценттан да ким булмаган өлеше коронавирустан прививка ясатырга кирәклеген искәртте.

Элегрәк «Татар-информ» РФ Президенты Владимир Путинның Covid-19 инфекциясеннән вакцина ясатуы турында хәбәр иткән иде.

Тулырак: http://saba-rt.ru/news/radio-ham-tv-yanalilari/putin-y-akhyryna-koronavirus-buencha-chikllrne-beter-mmkinlege-turynda-ytte

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев