erid:2VtzquqpS7d
Путин язгы чакырылыш турындагы указга кул куйды
Арча яңалыклары

Путин язгы чакырылыш турындагы указга кул куйды

Владимир Путин армиягә язгы чакырылыш турындагы указга кул куйды.

Документ нигезендә, чакыру кампаниясе 1 апрельдән 15 июльгә кадәр узачак. Хәрби хезмәткә 18 яшьтән 27 яшькә кадәрге 134,5 мең россияле чакырылачак (бу 2021 елның язына караганда кимрәк).

Исегезгә төшерәбез, бу атна башында оборона министры Сергей Шойгу хәбәр иткәнчә, хәрби хезмәткә чакырылучылар кайнар нокталарга җибәрелмәячәк, ә узган елгы язгы чакырылыш хәрби хезмәткәрләренең барысы да хезмәт срогы тәмамланганнан соң запаска җибәреләчәк.

Шәһри Казан

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев