Белоруссия Президенты Александр Лукашенконың коронавирус инфекциясен кичергәне билгеле булгач, Кремльдә Владимир Путинның сәламәтлегенә кагылышлы аңлатма бирделәр.
Русия лидеры Владимир Путинның матбугат секретаре Дмитрий Песков белдерүенчә, дәүләт башлыгы исән-сау, сәламәт һәм эшләвен дәвам итә.
– Борчылмагыз! Президент белән барысы дә тәртиптә! Эш графигы дәвам итә, – дип җавап биргән Кремль вәкиле Путинның сәламәтлек торышы хакындагы сорауга.
Ике ил лидеры соңгы тапкыр 30 июньдә Ржевта совет солдатына мемориал ачуда очрашкан иде. Ә аңа кадәр - Мәскәүдәге Җиңү парадында.
Кичә, 28 июльдә, Белоруссия Президенты Александр Лукашенконың аяк өстендә симптомсыз гына коронавирус кичергән булуы ачыкланды.
Фото: РИА Новости
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/Putinda-koronavirus-yukmi-388777/
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев