erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Радик Юлъякшинга штраф салганнар

Җырчыга “Роспотребнадзор”дан хат килеп төшкән.

Җырчы социаль челтәрләрдә хәбәр иткәнчә, аны пандемия вакытында үзизоляция режимын бозган өчен законсыз рәвештә штрафка тарттырганнар. Бу хакта ул почта тартмасына “Роспотребнадзор”дан килгән хаттан белгән.

Радик үзе язганча, 16 мартта ул Мәскәүдән Казанга килгән. 19 мартта үз көченә кергән закон нигезендә чит илдән килгән кешеләргә ике атналык карантин каралган.
“Әмма мин чит илдән түгел, Мәскәүдән кайттым. Мәскәү һәм илнең башка төбәкләреннән кайтучыларга ике атналык карантинда булу турындагы закон 13 апрельдә генә кабул ителде”, — дип ризасызлык белдерә артист.

Өстәвенә, җырчыга карар 1 июньдә чыгарылган, 10 көн шикаять бирү өчен бирелә. Шул ук вакытта хат 5 июльдә генә килгән, димәк, шикаять бирү вакыты узган.

Фото:bash.news

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/Radik-Yulyakshinga-shtraf-salgannar-356708/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев