erid:2VtzquqpS7d
Район башлыгы хәрби хезмәткә көзге чакырылышның барышына багышланган киңәшмә үткәрде
Арча яңалыклары

Район башлыгы хәрби хезмәткә көзге чакырылышның барышына багышланган киңәшмә үткәрде

12 декабрьдә район башлыгы Илшат Нуриев районда хәрби хезмәткә көзге чакырылышның барышына багышланган киңәшмә үткәрде

Киңәшмәдә районның хәрби комиссары Азат Вахитов чыгыш ясады. Ул көзге чакырылышның барышына анализ ясады. Җиткерелгән план бераз кыенлыклар белән булса да үтәлүгә таба бара. Ир-егетләребезнең күбесе Ватан алдындагы бурычларын дөрес аңлый. Әмма хәрби хезмәткә чакырылудан качып йөрүчеләр дә бар.  Аларга, әти-әниләренә законнарны тагын бер тапкыр аңлатырга туры килә. Хәрби хезмәттән читләшергә маташып егетләр биографияләрен бозмасыннар иде.
Район башлыгы Илшат Нуриев әлеге мәсьәләнең җитдилеген искәртеп үтте, беркемнең дә законнарны бозарга хакы юк.
 


Нет комментариев