erid:2VtzquqpS7d
Район башлыгы хуҗалыкларны карады
Арча яңалыклары

Район башлыгы хуҗалыкларны карады

14 июльдә район башлыгы Алмаз Хисаметдинов «Байрак», «Северный», «Ватан» хуҗалыкларында булды.

 "Байрак" ширкәтендә яңа сөтчелек комплексы төзергә җыеналар, җир эшләре башланды инде. 

"Северный" ширкәтендә комбайннарны әзерләп бетереп киләләр. Аларга эш күп булачак быел. Басуларда мул уңыш өлгереп килә. Әле кайбер хуҗалыкларда күпъеллык үләннәрнең беренче катын урып ала алмыйлар. Ә биредә люцернаның икенче катыннан сенаж салалар!  

"Ватан" хуҗалыгында да урып-җыюга соңгы әзерлек эшләре бара.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев