Район башлыгының бәйрәм котлавы
Хөрмәтле мәдәният һәм сәнгать өлкәсе хезмәткәрләре, ветераннар!
Сезне чын күңелдән "Мәдәният хезмәткәрләре көне" белән тәбрик итәм.
Мәдәният - халыкның рухи куәтен, сәләтен, зәвыгын күрсәтүче көзге.
Бу көн районыбызның рухи-мәдәни үсешен танытуга бәяләп бетергесез өлеш кертүчеләрне берләштерә.
Сез хезмәтегез белән туган җиребезнең, туган телебезнең бөеклегенә дан җырлыйсыз, халкыбызның милли рухын, гореф-гадәтләрен саклауга, аларны киләчәк буыннарга тапшыруда намуслы хезмәт куясыз. Районыбызның мәдәният өлкәсендәге казанышлары – сезнең һөнәри осталыгыгыз нәтиҗәсе.
Нәтиҗәле хезмәтегез, иҗади эзләнүләрегез, гүзәллекне күрә һәм аңлый белүегез, шул хисләрне башкаларга да күчерергә тырышуыгыз өчен сезгә рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Алга таба да Арчабызның матур киләчәге хакына иҗади югарылык, райондашларыбызны рухи, мәдәни яктан баетуда уңышлар телим! Хезмәт дәртегез, иҗат ялкыныгыз сүрелмәсен!
Арча муниципаль районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев