erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Район фермерларының девизы: «Башласаң – ташламаска!»

Башлангыч чорында күп иде алар. Әмма вакыт сынавын үтә торгач алтмышлап кына калганнар. Уңышлы эшли, дип әйтерлекләре тагын да азрак.

Мөндештән Хәлим Гарипов, Көтектән Дамир Шакирҗанов, Корайваннан Фәнис  Әхмәтханов, Түбән Пошалымнан Камил Фатыйхов...

– Минем фермерлыкка алынганга 27 ел инде, – ди Камил Фатыйхов. – Аңа кадәр колхоз рәисе идем. Колхозда рәиснең ярдәмчеләре, белгечләр күп иде. Ә менә фермерга агроном да, зоотехник та булырга, чәчкечкә утырып чәчү чәчәргә дә туры килә.

25 декабрьдә район фермерларының ел йомгакларына багышланган җыелышы булды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин фермерларга тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте, уңышлар теләде. Район фермерлары ассоциациясе җитәкчесе Нафил Гатауллин үзе дә бик актив фермер, ул аларның проблемаларын да яхшы белә, яңалыклар белән таныштырып, киңәшләре белән ярдәм итеп тора.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, төрле хезмәтләр вәкилләре фермерлар алдында торган проблемалар, аларны хәл итү юллары турында сөйләделәр.
Район ветеринария  берләшмәсе җитәкчесе Руслан Фәйзрахманов 2024 елның 1 мартыннан соң чиплаштырылмаган терлекләрнең итен дә, сөтен дә сатып булмаячак, дип искәртте. Авырулар таралуны кисәтү максатында ябык режим белән асрауга күчәргә.

Җыелышта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Инсаф Габделгазизов катнашты.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев