«Арча хәбәрләре» һәм «Арча» радиосы хезмәткәрләре санитар-экологик икеайлыкка кушылды
31 майга кадәр Республикабызда санитар-экологик икеайлык бара. Йорт, оешма тирәләрен, урамнарны чисталыкта тоту һәм чүптән арындыру һәркайсыбызның бурычы.
Без, «Арча хәбәрләре» редакциясе дә үзебезнең бина территориясен иске чүп калдыкларыннан, кипкән яфраклардан, вак ташлардан арындырып, тырмалап чыктык. Тирәлектәге агачларның кәүсәләрен агартып, җиргә газон чәчтек. Җыелган чүпләрне махсус урынга илтеп ташладык һәм җәяүлеләр юлын себереп куйдык.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев