erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Район җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Сабантуй бәйрәменә чакыра

Арчада Сабан туе быел 7 июньдә узачак

Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов үзенең Телеграм каналында милли бәйрәмгә чакыру язып, видео урнаштырган.

«Сезне 7 июньдә иртәнге сәгать 10.00 да Арчаның үзәк мәйданына халкыбызның милли бәйрәме Сабан туена чакырабыз. Бәйрәмебезнең махсус кунаклары Татарстанның һәм Башкортстанның халык җырчылары Салават Фәтхетдинов һәм Ришат Төхвәтуллин. Моңлы җырлар тыңлап, дәртле биюләрдә катнашып, халык уеннарында көч сынашып, батыр көрәшчеләребез өчен җан атып бәйрәмебезне матур итеп үткәрик», – дип яза ул.

Быелгы Сабан туеның тагын бер үзенчәлеге – көрәш батырына автомобиль биреләчәк. Бәйрәмгә рәхим итегез

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев