erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Район җитәкчесе Бердәм дәүләт имтиханнарын 100 баллга тапшыручы укучылар белән очрашты

Арча районында имтиханны 100 баллга бирүче укучыларыбыз узган ел белән чагыштырганда быел дүрт тапкыр арткан

Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов 2024-2025 уку елының Бердәм дәүләт имтиханнарында 100 балл җыючылар белән очрашты. Алдынгы укучылар үзләренең фән укытучылары һәм сыйныф җитәкчеләре белән килгән иде.

Быелгы имтиханнарда иң югары баллар җыючы Арчаның 1 мәктәбе, Шушмабаш, Ашытбаш, Лесхоз, Яңа Кырлай, Иске Чүриле авыллары мәктәпләреннән сигез укучы район җитәкчесе белән танышып, кызыксындырган сорауларын бирде. 

«Сезне имтиханнарга әзерләгән укытучыларга, әти-әниләрегезгә зур рәхмәт. Быел чыгарылыш сыйныф укучысының әтисе буларак, әлеге сынауларның ни дәрәҗәдә катлаулы, мөһим һәм җитди икәнен яхшы беләм. Аларга әзерлекнең дә нинди зур эш икәнен күрәм. Сез тырыш, тәртипле, бөтен көчен укуга бирүче балалар. Күрешүебезгә шатмын», – дип башлады сүзен район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов.

Очрашуга килгән һәр укучы белән якыннан танышып, имтиханнар турында кызыксынды ул. Авыл мәктәбе укучыларының да зур шәһәрләрдә белем алучы укучылар белән берәттән югары баллар җыюына соклануын белдерде. Чыгарылыш сыйныф укучыларының имтихан белән бәйле фикерләрен тыңлап, киләчәккә планнары белән кызыксынды район җитәкчесе. Алар арасында укытучы, табиб, техник белгеч булырга теләк белдерүчеләр булды.

Бирегә килүчеләр арасында барлык имтиханнар буенча иң күп баллны Арчаның 1 мәктәбе укучысы Нурлан Сафин җыйган. 283 балл җыючы егет тормыш юлын медицина белән бәйләргә тели.

Ә Шушмабаш мәктәбен тәмамлаган Мәликә Хабибуллина рус теле укытучысы булырга хыяллана. Әлеге юнәлеш буенча югары белем алып, туган мәктәбенә эшләргә кайтырга аның хыялы.    

Яңа Кырлайдан Рүзия Гайфуллина районыбызда күзләрне дәвалау клиникасы булыдырырга тели. Кыз медицинаның әлеге юнәлеше буенча төпле белем алып, райондашлары өчен файдалы шәхес булырга планлаштыра.

Укучылар үзләре турында сөйләүдән тыш Алмаз Гаптерәүповичка да сораулар бирделәр. Җитәкче дә үзенең мәктәп елларын искә алып, хатирәләр белән бүлеште. 

«Мин бөтен фәнне дә ярата идем, барысыннан да бишкә генә укыдым. Тик менә рәсем ясарга яратмадым. Калганнары бишле булганга гына, әлеге фәннән дә югары билгеләр куйдылар миңа», – дип елмайды ул һәм кечкенәдән балык рәсемен генә ясый белүен әйтте. Алай гына да түгел, ясап та күрсәтте.

Шулай ук, моңарчы беркемгә дә әйтмәгән, кечкенәдән булган ике теләгенең чынга ашуы турында сөйләде. 

«Кечкенәдән колхоз председателе булырга теләдем һәм Сабан туенда батыр калырга хыялландым. Ике Сабан туенда батыр калдым. Хезмәт юлым башында мине Мамадышның бер агрофирмасына директор итеп билгеләделәр. Җиде таралып беткән колхоз белән эшләргә туры килде. Әнә шулай итеп, беркемгә дә әйтмәгән ике хыялым да тормышка ашты минем», – диде ул. 

Очрашуга җыелган укучыларга да теләкләренең чынга ашуын һәм тормышта кирәкле кеше булуларын теләде Алмаз Хисаметдинов. 

100 баллга имтиханнарын тапшырган укучыларны әзерләүче укытучыларга премияләр бирүне караячагын һәм киләчәк киңәшмәләрдә бу мәсьәләне хәл итәчәген әйтте район җитәкчесе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев