erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Район китапханәсендә коррупция темасына багышланган чара узды

Район үзәк китапханәсендә Арча гуманитар-техник техникумы студентлары катнашында “Хөрмәт. Намус. Гаделлек” исеме астында коррупция темасына багышланган чара узды.

Теманы ачуда Арча районы прокуроры Ренат Кәримов, Иҗтимагый совет рәисе, ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең Арча районында җәмәгать ярдәмчесе Надия Мифтахетдинова, Пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе рәисе Руфия Баһаветдинова катнашты. 

Ренат Кәримов законнар турында тирән белемнәре белән уртаклашты һәм коррупцион җинаятьләргә каршы көрәшнең практикасы турында сөйләде.
Китапханә хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән тарихи күзәтү студентларда аеруча кызыксыну уятты. Алар коррупциянең актуаль очраклары турында фикер алыштылар, экспертларга сораулар бирделәр.  

Чараның практик өлешендә әдәби әсәрләрне коррупция темасы белән бәйләп карадылар, алып баручы тәкъдим иткән мәкальләр һәм әйтемнәр катнашучыларны халыкның зирәклеге турында уйланырга һәм “намус”, “гаделлек” төшенчәләренең мәгънәсен яңадан аңларга мәҗбүр итте.

Очрашу ахырында коррупция таралуның төп сәбәпләре ачыкланды, җәмгыятьнең бу авыруын җиңүдә һәр кешенең шәхси тырышлыгы кирәклеген ассызыкланды. Шулай итеп, үткәрелгән чара яшьләргә социаль процессларны тирәнрәк аңларга һәм үз дәүләтенең киләчәге өчен җаваплылыгын арттырырга мөмкинлек бирә торган нәтиҗәле агарту эшчәнлегенең ачык мисалы булды.

Арча үзәк китапханәсенең 
өлкәннәр бүлеге мөдире Гөлназ Минһаҗева    

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев