erid:2VtzquqpS7d
Районда шигырь укучы балалар арасында бәйге үтте
Арча яңалыклары

Районда шигырь укучы балалар арасында бәйге үтте

29 нчы апрель көнне, Арча шәһәренең 1 нче балалар бакчасында “Туган телем – иркә гөлем” дип исемләнгән район күләмендә шигырь уку бәйгесе узды. Чарада барлыгы 3 яшьтән 7 яшькә кадәр булган 39 бала катнашты.

 Бәйгенең бурычлары: мәктәпкәчә яшьтәге балаларда татар теленә, татар  язучыларының иҗатына, мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә мәхәббәт һәм әхлакый-патриотик хисләр тәрбияләү; балаларны нәфис сүз осталыгына җәлеп итү; аларда сәнгатьле сөйләм, уку һәм башкару осталыгы күнекмәләрен формалаштыру; мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында талантлы башкаручыларны ачыклау.

Шигырь укучылар бер-берсеннән башкару осталыгы ягыннан аерылып торсалар да, шунысы бәхәссез, алар барысы да үзләренең хисләрен тамашачыга җиткеререгә тырышты.

Аларның чыгышын мөхтәрәм жюри әгъзалары бәяләде: ветеран укытучы, Арча үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче “Каурый каләм” әдәби иҗат берләшмәсе әгъзасы, күп санлы сценарийлар авторы, һәвәскәр шагыйрә Халидә Абдулхаковна Файзрахманова; ветеран тәрбияче, күп еллар балаларга татар телендә тәрбия бирүче һәм туган телне өйрәтүче хөрмәткә лаек Фәния Миннегалиевна Солтанова; Арча мәгариф идарәсенең милли мәгариф эшләре буенча методисты Энҗе Габдуллатҗановна Мостафина; Арча мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү буенча методисты Алинә Радиковна Имманаева.

Бер баланың  да чыгышы игътибарсыз калмады. Барлык катнашучыларга  грамоталар  һәм мәгариф идарәсенең истәлекле бүләкләре тапшырылды.


Нет комментариев