erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Район мәдәният идарәсе җитәкчесенең бәйрәм котлавы

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләрен, әлеге өлкәдә хезмәт куйган мөхтәрәм ветараннарыбызны һөнәри бәйрәмебез, 25 март – «Мәдәният хезмәткәрләре көне» белән чын күңелдән тәбрик итәм!

Мәдәният хезмәткәрләре - яктылык, нур, җылылык таратучылар, дөньябызны матурлаучылар, күңелләребезне сафландыручылар. Мәдәният өлкәсе эшчәнлегеннән рухи-әхлакый тормыш, якыннарга һәм Ватанга мәхәббәт кебек тормыш кыйммәтләре формалаша. Мәдәнияттән башка халык традицияләрен саклап, яшь буында патриотлык һәм толерантлык хисләре тәрбияләп булмый. Мәдәният, интеллектуаль милек, иҗади казаныш — җәмгыять үсешенең мөһим ресурсы... Һөнәри бәйрәмебезнең язгы көнгә туры килүендә дә символик мәгънә бар: табигать уяна, камиллеккә омтыла, хисләр яңара... Кадерле хезмәттәшләр һәркемгә сәламәтлек, иминлек, күңел күтәренкелеге, яңа иҗади идеяләр телим. Дөньяви вәзгыять тынычланып яраткан эшебезнең игелеген күреп яшәргә язсын. Бәйрәм белән!..

Ихтирам белән Арча районы мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев