erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Район мәдәният йорты фойесына эшмәкәрләр, оешма вәкилләре җыелды

Салым түләү системасындагы яңалыклар турында сөйләшүне Арча районы “Эшмәкәрлек үзәге” оешмасы җитәкчесе Ленар Гайфуллин алып барды.

Салым түләүдәге яңалыклар турында Казандагы районара салым инспекциясенең бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллин сөйләде, белгечләр шулай ук чыгыш ясадылар. Соңыннан без Мөнир Шәйдуллин белән әңгәмә оештырдык.
– 2025 елдан барлык гадиләштерелгән система буенча салым түләүчеләр НДСка (өстәлгән бәягә салым) салым түлиячәкләр, – дип сөйләде  Мөнир Әмирович. – Керемнәре 60 млн. сумнан артып киткәннәргә кагыла бу. 60 млн.нан 250 млн. сумга кадәр кереме булганнарга – 5 процент салым исәпләнә, 250 млн. – 450 млн.га – 7 процент. Әгәр дә 2024 елда керем 60 млн.сумнан артмаган икән, ул вакытта оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр  Салым кодексының 145нче маддәсе нигезендә НДС түләүдән азат ителәләр.  Яңа оешкан оешмалар яки яңадан теркәлгән шәхси эшмәкәрләр дә әлеге салымны түләми. 
– Керемнәре 60 млн. сумнан артып киткән оешма, эшмәкәрләр бу турыда салым органына хәбәр итәргә тиешләрме?
– Әгәр дә керем 60 млн. сумнан артмаса, оешма, шәхси эшмәкәрләр автомат рәвештә НДС түләүдән азат ителә. Бу турыда салым органына хәбәр итәргә кирәкми. 
– 2025 елның 1 гыйнварыннан туристик салым гамәлгә керә, дип ишеттек. Бу турыда аңлатып үтсәгез иде.
– Туристик салым 2025 елда Россия Федерациясендә гамәлгә керәчәк. Ул кунакханә бизнесы белән шөгыльләнүче эшмәкәрләргә һәм оешмаларга кагыла. Туристик салымның күләмен урындагы җитәкчелек билгели. Әмма аның күләме Салым кодексы билгеләгән чиктән чыгарга тиеш түгел. Салым күләмнәре түбәндәгечә: 2025 елда – 1 процент, 2026 елда – 2 процент, 2027 елда – 3 процент, 2028 елда – 4 процент, 2029 елдан башлап – 5 процент. Салым күләмнәре сезонга һәм (яки) кунакханә категориясенә карап  төрле булырга мөмкин. Әмма ул билгеле бер кысаларда булырга тиеш. 
– Иң аз туристик салым күпме?
– Әгәр дә тәүлеклек салым бер кешегә 100 сумнан ким була икән, ул вакытта тәүлеклек салымны 100 сумнан чыгып исәпләргә кирәк булачак. Бу җирле бюджетка түләргә тиешле иң аз салым. 
– Салым түләү срогын да әйтеп үтсәгез иде.
– Һәр квартал үткән саен салымны түләү каралган. Мәсәлән, беренче квартал өчен апрельдә исәп-хисапны өзәргә, икенче квартал өчен – июльдә, өченче өчен – октябрьдә, дүртенче квартал узгач икенче елның гыйнварында түләргә кирәк. Салым декларациясен 25еннән дә соңга калмыйча тапшыру каралган. 
– Мөнир Әмирович, салым күләме 100 сумнан ким булса, салым түләү турындагы хәбәр килми, ул киләсе елга кала. Бу сумма үзгәрәчәкме?
– Әйе. 2025 елда транспорт, җир салымнары,  физик затлардан милек салымы 300 сумнан ким булса, салым түләү турында хәбәр инспекциядән  җибәрелмәячәк. Ул киләсе елга калачак.
 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев