Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров: «1 сентябрьдә районыбыз мәктәпләрендә 519 укучы өчен беренче тапкыр мәктәп кыңгыравы чыңлаячак»
Яңа уку елы башланыр алдыннан район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров белән районда белем бирү системасы алдында торган бурычлар турында сөйләштек
– Рамил Данилевич, бүгенге көндә район мәгариф системасы үзалдына нинди максатлар куя?
– Мәгариф системасы – нигездә, һәрвакыт тотрыклы система. Берничә гасыр элек ничек укучылар өстәл артына утырып, такта каршында дәрес бирелә торган булса, бүгенге көндә дә ул шулай дәвам итә. Ләкин һәр чорның үз таләпләре бар, белем һәм тәрбия бирү өлкәсенә дә яңа технологияләр, чаралар керә тора, яңа алымнар барлыкка килә. Укытучылар, гомумән, мәгариф системасы һәрвакыт заман белән бер адымда бара, даими үсеш-үзгәрештә. Мәгариф учреждениеләренең укыту-матди базасын яхшырту, мәгариф хезмәткәрләрен социаль яклау, аларны өстенлекле финанслау, балаларның сәламәтлеген ныгыту, аеруча сәләтле, ятим һәм мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм күрсәтү буенча зур эш алып барабыз. Киләчәгебез белем бирүнең сыйфатына бәйле, димәк, мәгариф системасын яңартуның төп максаты – белем бирүнең сыйфатын яхшырту. Белем бирү сыйфаты турында сөйләгәндә, беренче чиратта, мәгариф учреждениеләрендә идарә итү системасын, укыту-тәрбия процессын камилләштерү һәм бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләренең сыйфатлы булуын тәэмин итү күздә тотыла. Яңа технологияләрне үстерү, җитәкче һәм укытучыларның һөнәри осталыгын арттыру безнең алда торган бурычларның берсе булып тора. Шуларны күздә тотып, районыбыз мәгариф идарәсе, педагогик коллективлар үзләренең үсеш алымын билгеләде. Бары тик сыйфатлы белем генә укучыларыбызның интеллектуаль, иҗади, һөнәри үсешен тәэмин итә ала. Район мәгариф системасының бу бурычларны уңышлы хәл итү өчен мөһим булган бөтен мөмкинлекләре дә бар.
– Яңа уку елында районда ничә мәгариф учреждениесе укучыларны каршы алачак?
– Районда 15 база мәктәбе, 1 лицей, 17 төп, 2 башлангыч мәктәпләр, 44 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, 1 мәктәп-интернат, 2 урта һөнәри белем бирү учреждениесе эшли. Мәктәпләрдә барлыгы 6020 укучы белем һәм тәрбия ала. Мәктәпләр, һөнәр училищелары, көллиятләр югары уку йортлары белән хезмәттәшлек итә, профильле сыйныфлар булдырыла. Арча педагогия көллияте белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Шулай ук өстәмә белем учреждениеләре тулы көченә эшләп килә. Укучылар сарае, балалар сәнгать мәктәбе, “Арча” спорт комплексы базасында эшләүче түгәрәкләрдә балаларның төрле юнәлештә иҗади сәләте ачыла, үстерелә.
– Беренче сыйныфка ничә укучы керә?
– 1 сентябрьдә районыбыз мәктәпләрендә 519 укучы өчен беренче тапкыр мәктәп кыңгыравы чыңлаячак. Алар мәктәптә бары тик файдалы белемнәр генә алырлар дип ышанасы килә.
– Яңа уку елы алдыннан мәгариф учреждениеләрендә гамәлгә ашырылачак өстенлекле эш юнәлешләре турында берничә сүз әйтеп китсәгез иде.
– Безнең төп максат, инде әйтеп үткәнемчә, белем бирү сыйфатын күтәрү. Моңа укытучыларның һөнәри үсеше аша ирешәчәкбез. Сәләтле балалар белән эшләү системасы үстереләчәк. Грантларда катнашуны активлаштырабыз, техник иҗат, тәрбия, физик тәрбия – сәламәтләндерү һәм массакүләм-спорт эшләрен яхшыртачакбыз.
– Бүген белем сыйфатын билгеләүче төп фактор – ул бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре. Район буенча күрсәткечләр сөендерәме?
– 2025 елгы күп фәннәр буенча бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләренең уртача баллары республика күрсәткечләреннән югары. Югары балл җыючылар өлеше артты, 9 укучыбыз 100 балл җыйды. 80нән артык балл җыйган укучыларыбыз да бар.
– Сәләтле укучыларны кызыксындыру максатында нинди эш алып барыла?
– Район җитәкчелеге тарафыннан ел саен талантлы балаларны хөрмәтләү тантанасы үткәрелә, район башлыгының исемле стипендиясе, республика олимпиадаларында призлы урыннар алган укучыларга һәм аларны әзерләгән укытучыларга премияләр бирелә. Сәләтле балалар белән аерым эш алып бару планыбыз бар. Олимпиадаларга хәзерлекне Казан федераль университет галимнәре һәм үзебезнең тәҗрибәле югары категорияле укытучылар белән алып барабыз.
– Район мәгарифе бүген нинди кадрларга кытлык кичерә?
– Мәктәпләрдә күбрәк физика, биология, химия, инглиз теле, математика фәннәренә ихтыяҗ зур. Бу яшь кадрларны мәктәпләргә тарту буенча ныклап эшләргә кирәклеген дәлилли. Киләчәктә шушы юнәлештә укыган, кулларына диплом алган яшь белгечләрне мәктәпләргә кайтару юлларын табып, кадрлар белән тәэмин итү төп хәл ителергә тиешле көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып тора. Яңа уку елына районыбызга 15 яшь укытучы кайту аз булса да күңелгә җылы бирә.
– Белем бирү учреждениеләре яңа уку елына әзерме?
– 2025 елның 21 июленнән 30 июленә кадәр районның барлык белем бирү оешмалары яңа уку елына әзерлеге каралды. Әзерлекне Арча муниципаль районы башкарма комитеты, мәгариф идарәсе, Арча районы буенча эчке эшләр бүлеге, Росгвардия һәм гадәттән тыш хәлләр вәкилләреннән торган комиссия тикшерде. Мәктәпләрне әзерләү буенча зур көч куелды. Бу, әлбәттә, мәктәп директорларының укытучылар, хезмәткәрләр белән кулга-кул тотынып эшләү нәтиҗәсе. Без, барлык белем бирү оешмалары да яңа уку елына балалар кабул итәргә әзер, дип горурланып әйтә алабыз.
– Бүгенге көндә район мәгариф идарәсенең белем һәм тәрбия бирү процессында роле ничек?
– Район мәгариф идарәсенең роле бик мөһим. Биредә эшләгән һәрбер хезмәткәрнең үз юнәлеше буенча зур педагогик тәҗрибәсе бар. Шуны раслап әйтәсем килә: методистларыбыз ел саен республикада уздырыла торган “Иң яхшы методист” бәйгесендә уңышлы катнаша һәм җиңү яулый. Укытучыларыбыз белән уртак фикергә килеп нәтиҗәле эш башкаралар. Шулай ук укытучыларыбыз да һөнәри бәйгеләрдә югары дәрәҗәдә бәяләнә. Бүгенге көндә без барлык укытучылар белән бердәм булып эшлибез.
– Белем бәйрәме алдыннан мәгариф хезмәткәрләренә, укучыларга, әти-әниләргә әйтер теләкләрегез дә бардыр.
– Яңа уку елына аяк басабыз. Хәерле сәгатьтә башлансын! Иң элек барыбызга да нык сәламәтлек телим. Укучыларда белем алуга кызыксыну, файдалы яңалыкны ачарга омтылу теләге сүнмәсен. Ә укытучыларыбызда иҗади фикерли торган, креатив, көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләүдә уңай иҗади эш дәрте артып торсын. Әти-әниләргә көч һәм сабырлык телим. Алар белән алга таба да аңлашып эшләрбез дип ышанам. Илләребез тыныч, күкләребез аяз, көннәребез имин, күңелләребез көр, теләгән теләкләребез кабул булсын! Форсаттан файдаланып, барлык райондашларны традицион мәктәпләр ярминкәсенә чакырам. Ул 23 августта 7 сәгатьтә Җиңү Паркы каршындагы мәйданда узачак. Шулай ук ярминкәне мәктәп һәм балалар бакчаларының чәчәк фестивале дә бизиячәк.
Бердәм дәүләт имтиханын бирүчеләр саны – 151;
Мәҗбүри имтиханнардан гомуми баллар: рус теле – 66,92 (республикада – 65), математика (профиль) – 69,78 (республикада – 68,41);
98 чыгарылыш сыйныф укучысы 80нән югары балл җыйды;
25 укучы мәктәпне алтын, 21 укучы көмеш медальгә тәмамлады;
100 балл җыючы укучылар – 9.
Математика буенча республика күрсәткеченнән югары нәтиҗә бирүче мәктәпләр: Арчаның 1, 2, 6, Апаз, Наласа, Лесхоз, Ашытбаш урта мәктәпләре;
Рус теле буенча республика күрсәткеченнән югары нәтиҗә бирүче мәктәпләр: Арчаның 1, 7, Түбән Мәтәскә, Шушмабаш, Апаз, Яңа Кенәр, Яңа Кырлай, Ашытбаш урта мәктәпләре, Арчаның 5нче гимназиясе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев