erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров Балаларны яклау көне белән котлый

Кадерле балалар, хөрмәтле ата-аналар һәм педагоглар!

Сезне 1 июнь – Балаларны яклау көне уңаеннан уздырыла торган күркәм, шатлыклы һәм якты бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм. Ул чын мәгънәсендә безнең тормышыбызга ныклап урнашкан балачак бәйрәменә әверелде!

Һәр бала гаиләдә яшәргә һәм тәрбияләнергә хокуклы һәм бүген без, өлкәннәр, балаларыбыз  бәхетле, сәламәт булсын һәм һәрвакыт безнең мәхәббәтебезне, кайгыртуыбызны һәм игътибарыбызны тоеп яшәсен  өчен, барлык кирәкле шартларны тудырырга тиеш.

Безнең бурыч – үсеп килүче буынның сыйфатлы, лаеклы белем алуын тәэмин итү, аларга гармонияле үсеш алу һәм иҗат итү мөмкинлеге булдыру, чөнки балалар – безнең киләчәгебез.

Кадерле балалар, бәхетле булыгыз! Һәр яңа көн якты хис-кичерешләр, югары максатлар һәм шатлыклы вакыйгалар белән тулып торсын, теләкләрегез һәм хыялларыгыз тормышка ашсын. Һәр йорт балалар тавышыннан яңгырап, елмаюлардан балкып торсын. Чын күңелдән барыгызга да тынычлык, игелек, иминлек, күңел күтәренкелеге телим! 

Ихтирам белән мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Данил улы Мөхәмәдияров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев