Район Совет утырышы
24 февральдә бишенче чакырылыш Арча район Советының чираттагы 8нче утырышы булды.
Утырышта район башлыгы Алмаз Хисаметдинов «Арча районының 2025 елда социаль-иктисадый үсеш йомгаклары һәм 2026 елга бурычлар турында» чыгыш ясады.
Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты.
ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов үзенең чыгышында Арча районы ирешкән уңышларны билгеләп үтте, хәл ителергә тиешле проблемаларны билгеләде.
Соңыннан хезмәт алдынгыларына, волонтерларга, махсус хәрби операция зонасыннан вакытлыча ялга кайткан райондашларыбызга бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев