Район үзәк хастаханәсе хисап җыелышы
Район хакимияте залында үтте ул.
Район хакимияте залында Арча районы үзәк хастаханәсенең хисап җыелышы булды. Җыелышта район башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнашты. Казаннан Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева кайтты. Иң башта сүзне район үзәк хастаханәсе баш табибы Рифат Идрисов алды. Ул узган 2025 елда эшләнгәннәргә хисап тотты. Иң башта сүзне мәгълуматлардан башлады.
Арча районы хастаханәсендә авыруларга 169 койка исәпләнгән. Көндезге бүлектә – 40 койка. Поликлиника бер сменага 430 кешене кабул итә ала. Яңа Кенәрдәге участок хастаханәсе бер сменага 100 кешене кабул итәргә исәпләнгән, көндезге бүлектә – 24 койка.
Шушмабаш табиблар амбулаториясе сменага 45 кешене кабул итә, көндезге бүлектә – 10 койка.
Ашыгыч ярдәм бүлегендә тәүлек әйләнәсе ике бригада эшли. 53 фельдшер-акушерлык пункты бар. Радиус – 60 км.га кадәр. Барысы 622 кеше эшли.
Районда кеше саны азая бара. 2019 елда барысы 52265 кеше булган. Ә 2025 елда кеше саны 49607 тәшкил итә. Аерма – 2658 кеше.
Авырулар буенча беренче урында йөрәк һәм кан юллары авырулары тора. Онкология чире дә арта бара. Гомерне озайту юнәлешендә диспансерлаштыру әһәмияте турында басым ясап әйтелде. Табибларның җитмәве турында да сүз булды. Заманча медицина җиһазлары белән тәэмин ителеш, Яңа Кенәр хастаханәсе бинасын, ФАПларны, терапия бүлеген ремонтлау, район үзәк хастаханәсенә авырулар өчен заманча, уңайлы кабул итү бүлмәсе кирәклеге турындагы мәсьәләләр күтәрелде.
Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов медицина хезмәткәрләренә зур рәхмәт әйтте. “Безнең Арча районы халкына гына түгел, күрше районнарга да хезмәт күрсәтәсез, бик зур хезмәт башкарасыз”, - дип ассызыклап үтте ул. Югары медицина уку йортын тәмамлаган яшь белгечләр белән очрашачагын, аларны торак белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итү турында сөйләшәчәген әйтте. Районда торак белән тәэмин итү мөмкинлекләре бар. Яшь белгеч өчен иң әһәмиятлесе – торак.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева медицина өлкәсендә иң күп шикаятьләр табибка языла алмау, диде. Ул Арча районы медицина хезмәткәрләренең эшен уңай яктан бәяләде.
Ахырдан хезмәт алдынгылары котлап үтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев