erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Район үзәк хастаханәсендә «Ачык ишекләр»

Очрашу бик җанлы үтте.

Район үзәк хастаханәсендә “Ачык ишекләр” көне булды. Медицина уку йортларына укырга керергә теләүче 50ләп югары сыйныф укучылары килде. Баш табиб Рифат Идрисов, реанимация бүлеге җитәкчесе Ринат Урманов, баш табиб урынбасары, табиб-невролог Азат Вафин һ.б. табиблар булачак студентлар белән очраштылар. Очрашуга Казан дәүләт университетында укучы Адилә Яруллина да кайтты. Ул Арчаның 5нче гимназиясендә укыган. Адилә үзе укыган уку йорты турында сөйләде. 

Баш табиб Рифат Идрисов медицина һөнәрен яратырга, кешеләрне ихтирам итәргә кирәклегенә басым ясады. Максатыгыз күп акча эшләү икән, аннан да артык акча эшләү мөмкинлекләре күп, диде. Медицинага бу һөнәрне яратсагыз гына барыгыз, диде. Очрашуга килгән һәр укучы кем булырга теләве турында әйтеп чыкты. Һәръелдагыча теш табибы булырга теләүчеләр күп. Ни өчен? Арадан берсе турысын әйтеп ташлады: анда акча күп! Ә аның теләге бармы икән: кеше авызында казынырга?! Ә менә мин хирург булырга телим дип әйткән егет истә калды. Соңыннан үзе белән сөйләштем дә. Ул -Яңа Кенәр мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Әмир Зиннәтуллин. “Табиб булу теләге миндә 6-7 сыйныфта укыган вакытта туды, - дип сөйләде ул. – Ничектер кешеләргә ярдәм итәсе килү уе туды. Минем абый Казанда инженерлыкка укый, медицинага бармады. Әнием Ләйлә, әтием Марат исемле. Яңа Кенәрдә яшибез. Бүгенге очрашу ошады”.

 

Создать карусель

 

Очрашуның икенче өлешендә стационарга керделәр. Биредәге шартлар белән табиб-невролог Азат Вафин таныштырды.

Булачак студентларга уңышлар телибез!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре