Район ветераннар советы гуманитар ярдәм җыюга үз өлешен кертте
Район ветераннар советы әти-әниләре, хатыннары булмаган унбер кешегә адреслы посылка әзерләп җибәрде.
– Әйдәгез, без дә үз өлешебезне кертик, дип ветераннарыбыз дәртләнеп эшкә тотынды. Алдагы гуманитар йөк белән бәйләнгән йон оекбашлар җибәргән идек инде. Бу юлы да хатын-кызларыбыз җылы оекбашлар бәйләде. Кибеттән дә сатып алдык. Өйләрендә ясаган как, кипкән җиләк-җимеш алып килгәннәр иде. 11 кешенең барысына да салдык. Моннан тыш ашау-эчү, шәхси гигиена әйберләре, җылы оекбашлар алдык. Һәрберсенә хат яздык. Посылкаларны үзебез елый-елый тутырдык, – диде район ветераннар оешмасы җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина. – Дүрт кешенең адресын белә алмадык. Әйберләребез күп калды. Буш урыны булган башка кешеләргә тәкъдим иттек. Шундыйлардан бер рус кешесенә хатның татарча булуы турында әйттек. “Булсын, алар хат көтә, бөтенесе бергә җыелып укый”, – дип сөенә-сөенә алды. Әйберләр әле дә килә. Өстәл тулды инде. Акча да бирәләр. 28 февраль көнне балтачлар бара, шулар артыннан биреп җибәрергә планлаштырабыз.
Аннан Оскол шәһәрендә яшәүче Арча кызы Лена Шалагина Валентина Гаранина белән элемтәгә чыккан. “Без әле генә волонтерлар пунктыннан кайттык. Башка вакытта җәяү генә бара идек. Бу юлы машинаны алырга туры килде. Кешеләр каплар, чиләкләр, коробкалар белән әйберләр алып килде. Санаулы гына вакыт эчендә машина шыплап тулды. Изге күңелле кешеләр ничек күп икән! Үзебез дә аптырап калдык. Башка җирләрдән күпме әйбер алып килделәр. Үз күземә үзем ышанмыйча тордым. Рәхмәт бик зур. Гуманитар ярдәм бик зур ярдәм итә. Һәм бик кирәк. Ул булышып кына калмый, коткара да”, – дигән ул.
– Лена ире белән госпитальдә ятканнар янына ике көнгә бер тапкыр барып тора. Алар чиккә якын гына яши. Нәрсә алып килергә, дип сорагач, өйдә пешкән әйбер, диләр икән. Шалагиннар солдатларның күңелләрен күрергә тырыша. Якташларының ярдәмнәре өчен Лена зур рәхмәтләрен җиткерә, – диде Рәмзия Хәмидуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев